Проект авторларының берсе Михаил Старшинов фикеренчә, электр челтәренә законсыз тоташып, аннан файда күрүчеләр саны елдан-ел арта. Төньяк Кавказ федераль округында әлеге юл белән дәүләткә китерелгән зыян уннарча миллиард сум белән исәпләнә.
“Ягулык-энергетика өлкәсе зур үзгәрешләр таләп итә, - ди депутат. - Әлеге закон проекты аларның бер өлеше генә.”