+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 апрель 2017, 19:57

\"Дошман\" яшелчәләрен - танк астына!

Уфада санкциясез кертелгән тоннадан артык Польша грушаларын һәм Төркия помидорларын трактор белән таптаттылар.


Берничә көн элек күрше Чиләбе өлкәсендә тоннага якын лимонны сытканнар иде. Испаниядән китерелгән ул лимоннар Казахстан аша Башкортстанга кертелергә тиеш булган.

Азык-төлек һәм яшелчәләрне трактор гусеницасыннан “ашату” Русия Президентының 2015 елда кертелгән икътисади хәвефсезлек турындагы фәрманына нигезләнеп эшләнә. Халыкның исә мондый “дошман” яшелчә-җимешләргә, сырларга һәм башка шундый азыкларга үз мөнәсәбәте. Гади халык ул санкциясез азыклардан үчне үзләре һәм үзләренчә алырга тели. Мәсәлән, аларны бушлай балалар, картлар йортларына таратып бирү мөмкинлеге турында да фикерләр киң таралган. Ләкин фәрман аларның теләгеннән көчле.

Башкортстанда яшәүче кайбер каләм ияләренең мондый чараларга үз мөнәсәбәте. Мәсәлән, Эльверт Хаматшинның шундый бер шигыреннән “авыз итик”:

Кызарып яна кулымда
"Нелегал" бер помидор.
Ничек кичкән чик сызыгын,
Кайдан тапкан коридор?

Читтән кертелгәне шома,
Бездәгесе – изелгән.
Изелгән шул җимеше дә
Яшь агыза күземнән.

Импортсыз да яшибез, дип,
Мактанабыз үзара.
...Безнең яшел помидорлар
Гарьлегеннән кызара...
Читайте нас: