+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 апрель 2017, 02:00

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак

Быел Башкортстанда 1000 чакрым юл төзекләндерү планлаштырыла.Икътисад үсешсен, халык имин тормышта яшәсен өчен юлларның төзек булуы мөһим. Безнең кырыс табигать шартларында бу максатка ирешү җиңел түгел. Яңа технологияләр, заманның иң алдынгы техникасын файдалануга карамастан, түшәлгән асфальт бер елга да җитми. Икенче елда ук аны төзекләндерү, чокырларны ямау таләп ителә. Федераль трассаларда юллар “гомерен” чамадан тыш күп төяләгән фуралар “кыскарта”. Алар челләләрдә хасил иткән тирән тәгәрмәч эзләре аны бозудан тыш, аварияләргә дә сәбәпче була. Юлларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү төбәкләргә дә бәйле. Бу юнәлештә Башкортстан илдә күпләргә үрнәк булып тора. Безнең юллар илдә иң югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелгәннәрдән санала. Чөнки республикада бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел да күләмле эш башкару күздә тотыла.

Читайте нас: