Башкортстанның биш предприятиесе күләмле инвестиция килешүләре төзүгә ирешкән. Гамәлгә ашырыласы проектлар буенча инвестицияләр күләме 90 миллиард сумга якын булачак һәм өч меңгә якын яңа эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Былтыр барлыгы 58 миллиард сумга дүрт инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә, барлыгы 600дән артык кеше эшле булган. Иң куәтлеләренең берсе – Салаваттагы пар-газ корылмасы. Аны гамәлгә ашыру өчен 28,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.
Төбәк предприятиеләре башка төрле ярдәм дә тойган. Әйтик, Сәнәгатьне үстерү буенча федераль фонд белән хезмәттәшлек кысасында Башкортстанның биш предприятиесе 1,4 миллиард сумлык биш процентлы ташламалы займнан файдаланган. Безнең җитештерүчеләр чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру буенча эре корпорацияләр белән килешүләр төзегән.