– Макроикътисади күрсәткечләр үсешен, финанс тотрыклылыгы ныгуын, социаль бурычлар үтәлүен былтыр ирешкән төп казанышлар итеп саныйм, – диде Рөстәм Зәки улы. – Ел йомгаклары буенча, сәнәгать үсеше 2,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында да үсеш күзәтелә. Төп капиталга инвестицияләр күләме 104,2 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыкканбыз. Бюджет өлкәсендә дә игътибарга лаек нәтиҗәләр бар. Елны 10 миллиард сум профицит белән тәмамладык. Бөтен социль бурычлар да тулы күләмдә финансланды. Бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләр буенча “юл карталары” гамәлгә ашырылды. Гомумән, хезмәт хаклары артты һәм эшсезләр кимеде.
Арытаба сүзне Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов алды.