Тармакта башка юнәлешләрдә дә казанышлар бар. Әйтик, унбер районда 1400 фатирда яшәүчеләр аерым ягып җылытуга күчерелгән. Бу эшләргә бюджеттан 226 миллион сум бүленгән. Республика законына үзгәрешләр керткәч, гомум милекне капиталь ремонтлау өчен түләүләрдә өлкән яшьтәгеләргә ташламалар каралган. Атап әйткәндә, 70 яше тулганнарга 50 процент ташлама ясала. Туксанны куучылар түләүдән бөтенләй азат ителгән.