Маячный авылында Рөстәм Хәмитов тәүлегенә 1200 тонна көнбагыш эшкәртүгә сәләтле май сыгу заводы төзелеше белән танышты. Узган елның җәендә аның беренче чираты файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, көнбагышны киптерү һәм саклау куәтләре, чимал һәм әзер продукцияне ташу өчен транспорт-логистика компаниясе булдырылган.
Республика Башлыгы май сыгу цехында булды. Аны файдалануга тапшыру предприятиегә проект куәтенә чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
“Сигма” холдингының (завод аның составына кергән) генеральный директоры Александр Махров белдерүенчә, 2014 елдан инвестицияләр күләме 4,5 миллиард сум тәшкил иткән. Якын киләчәктә майны чистарту цехы һәм автоматлаштырылган элеватор төзү планлаштырыла. Берничә айдан яңа җылылык-электр станциясе файдалануга тапшырылачак, ул төзелеп килүче предприятиене һәм холдингның Чишмәдәге ярдәмче бүлеген электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.
Гамәлгә ашырылучы инвестпроект 600дән артык яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Завод тулы куәтенә эшли башлагач, елына 187,8 мең тонна — чистартылган май, 172,8 мең тонна шрот җитештереләчәк.
— Без Башкортстандагы эштән тулысынча канәгать, — диде холдинг җитәкчесе. — Биредә зур тәҗрибә тупладык. Бу – республика җитәкчелеге, дәүләт органнары катнашлыгында гамәлгә ашырылган иң яхшы проектларыбызның берсе.
Күмертауда республика Башлыгы инвесторлар — алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренең булачак резидентлары белән очрашты. Алар үз проектларын тәкъдим итте.
Куергазы районында Рөстәм Хәмитов “Газпром ПХГ” җәмгыяте составына керүче газны җир астында саклау Канчура-Муса комплексын реконструкцияләү барышы белән танышты. Ул республиканы газ белән өзлексез тәэмин итү өчен мөһим объект.
“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте комплексны киңәйтү һәм реконструкцияләү буенча “Газпром” җәмгыятенең инвестицион проектын гамәлгә ашыра. Яңа куәтләрне, инвестиция объектларын файдалануга тапшыруны исәпкә алып, газны эшкәртү перспективаларын һәм транспорт өчен газ белән заправкалау челтәре үсеше темпларына бәйле рәвештә, төбәкнең табигый газга ихтыяҗын өйрәнә.
Комплексның технологик нигезен газ кудыручы 10 агрегат, 2 ярдәмче корылма, 6 газ туплау пункты, 167 скважинаны берләштерүче компрессор станциясе тәшкил итә.
Республика Башлыгы компрессор станциясен, газны әзерләү цехын, диспетчер хезмәте идарәсен, шулай ук газны туплау пунктын карады.
“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов белдерүенчә, “Газпром” җәмгыяте инвестицияләре 16 миллиард сум тәшкил иткән. Бу комплексның җитештерү куәтен арттыру мөмкинлеге биргән. Шулай итеп, табигый газның тәүлеклек күләме — 49 миллион кубометр, саклагычтагы газның гомум күләме 4,6 миллиард кубометрдан арткан.
Моннан тыш, соңгы елларда технологик процессларны автоматлаштыруның югары дәрәҗәсенә ирешелгән. Алар газны кудыру һәм сайлау төрләрен контрольдә тоту һәм аларга оператив идарә итү мөмкинлеге бирә.
Мәләвез районында республика җитәкчесе чәчү барышы белән танышты. Муниципалитет башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов сүзләренә караганда, 79 мең гектарда сабанашлык, шул исәптән, бөртеклеләрне — 45,1 мең гектарда, техник культураларны —18,2 мең гектарда, мал азыгын —12,9 мең гектарда, бәрәңге һәм яшелчәне — 2,8 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Орлыклар тулысынча тупланган.
Арытаба Рөстәм Хәмитов, “Старт” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булып, хезмәткәрләр белән фикер алышты, хуҗалыкның матди-техник тәэминаты белән кызыксынды. Предприятие җитәкчесе Илдус Шәрипов сүзләренә караганда, алар техника белән тулысынча тәэмин ителгән. Агымдагы елда чәчү эшләре 1800 гектарда башкарылачак.