Инвесторга эш башлау өчен җир мәйданы таләп ителә. Яңа предприятие оештыру, җитештерүне җайга салу өчен шунсыз булмый. Шул ук вакытта, җир участоклары хакының артык “тешләшмәве” дә мөһим. Бу очракта базар шарты җиңеп чыга. Чөнки инвестор кайда арзанрак җир тәкъдим итәләр, шунда юл тотачак. Башкортстанның бу юнәлештә уңай тәҗрибәсе бар. Республикада җир участогын ташламалы шартларда сатып алу вакыты ел ахырына кадәр озайтылган. Җир бәясе кадастр хакының 50 процентын тәшкил итә. Ике елда 4 меңнән артык җир участогы сатылган. Шул ук вакытта, җирдән файдаланучылар акчаны өч ел дәвамында түли алачак.
Беренче карашка, җир хакын төшерүдән төбәк бюджеты акча югалта сыман. Төптәнрәк уйлансаң, хәл башкачарак. Ташлама рәвешендә бюджетка кереп бетмәгән акча икеләтә, өчләтә артып кайта, чөнки яңа предприятие салым түли, күпме кеше эш урынлы була. Җитештерелгән продукция, күрсәтелгән хезмәт төбәкнең икътисади үсешенә этәргеч бирә. Күренүенчә, инвесторларга ташламалы шартлар тәкъдим итүдән төбәк икътисады да, халкы да ота.
Соңгы елларда “амнистия” төшенчәсе икътисадта да кулланыла башлады. Әйтик, Башкортстанда аренда түләүләре буенча бурычлыларның җыелган пенялары “амнистияләнә”. Былтыр төбәктә аренда бурычын тулысынча каплаучылар пеня түләүдән азат ителгән. Бу юнәлештә эш быел да дәвам итә. 2017 елның беренче яртысында – җыелган пеняларның – 75, икенче яртысында 50 процентыннан котылырга мөмкин. Мондый башлангыч муниципаль дәрәҗәдә дә хупланган. Былтыргы нәтиҗәләр “амнистия”нең өметләрне аклавы турында сөйли.
Республикада күчемсез милек һәм җир участоклары буенча аренда хакын түләмәгән өчен җыелган 140 миллион сум пеняны түләмәскә рөхсәт бирелгән. Бу очракта да бюджетка кермәгән акча турында борчылырга урын юк. “Амнистия” нәтиҗәсендә 211 миллион сум бурыч түләнгән. Мондый мөмкинлектән файдаланучыларда төбәк җитәкчелегенә ышаныч артуы һәм алар киләчәктә Башкортстан икътисадын үстерүгә хезмәт итәчәгенә өмет зур.
Төбәктә аренда хакын түләү буенча өч ел дәвамында ташламадан файдаланырга мөмкин. Беренче елда аренда хакы 40 процент тәшкил итә. Өч ел дәвамында артып, дүртенче елда гына 100 процентка җитә. Бу ярдәм аеруча кече һәм урта бизнеска бик тә урынлы. Алардан беренче елда ук аренда хакын каерып алганчы, үсешергә мөмкинлек бирү үзен аклаячак. Өч елда берникадәр аякка басарга, куәтләрне арттырырга мөмкин.
Үзгәртеп корудан соң кайбер предприятиеләр бөлде. Бүген төбәктә файдаланылмаган биналар, корылмалар бар. Аларны инвесторлар карамагына биреп, икътисадка, җәмгыятькә файда китерү юллары эзләнә. Биналарның күпчелеге төзекләндерү таләп итә. Инвестор бу эшне башкарырга ашкынмаска хаклы. Чөнки аңа, барыннан да бигрәк, җитештерүне җайга салып, керем алырга кирәк. Башкортстанда республика милкендәге, дәүләтнең торак фондында булмаган арендаланган объектны капиталь ремонтлауны оештыру тәртибе расланган. Киләчәктә төзекләндерү эшләре аренда хакы булып исәпкә алыначак. Яңа шарт инвесторларга зур мөмкинлекләр ача. Хәзер аларга үз эшен ачканда төзекләндерү чыгымнары киртә булмаячак. Үземнеке – үземә, дип эшләячәкләр.
Башкортстанда инвестицион мохитне яхшырту максатында законнар камилләштерелә, төбәк җитәкчелеге мәсьәләне җитди контрольдә тота. Нәтиҗә дә бар. “Алтын йомырка” салучы тавыкны җәлеп итү өчен тиешле шартлар тудыру, яхшы җим белән җәлеп итү мөһим. Иртәме-соңмы, чыгымнар акланачак. Республикада инвесторларга тәкъдим ителгән ташламалар салым түләүләре арту, икътисад үсеше, яңа эш урыннары һәм башка уңай күрсәткечләр белән аклана.