+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Мая 2017, 13:40

Башкортстан – нефть-газ-химия сәнәгате үзәге

23-26 майда Уфада Русия нефть-газ-химия форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-XXV” халыкара күргәзмәсе үтә.Дәрәҗәле чара “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында ачылды. Арытаба шунда ук пленар утырыш үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

– Форумның чирек гасыр эшләп килүе – Уфада оештырылган мәйданчыкка ихтыяҗ зур булуы турында сөйли, – диде Рөстәм Зәки улы. – Чара ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен мөһим. Майда республика Башкортстан нефтенең 85 еллыгын билгеләячәк. Республикадагы “кара алтын” ил, төбәк үсешенә зур этәргеч бирде. Бүген Башкортстанның нефть сәнәгате - Русия ягулык-энергетика комплексының аерылгысыз өлеше. Республикага “Роснефть” компаниясе килүе төбәкнең нефть тармагында яңа мөмкинлекләр ача. Бездә җитештерелүче җиһазлар, машиналар, механизмнар исемлеген формалаштырабыз. Алар әйдәүче нефть компанияләрендә файдаланылачак.

Форум эше “түгәрәк өстәл”ләрдә, тармакара эксперт сессияләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм семинарларда дәвам итте.
Читайте нас