Әлеге эшлекле чараларның барысында да бер нәрсә төп өстенлек буларак билгеләнде — инвесторлар килү, алар эшчәнлеген җәелдерү, производство, бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру республикада төп өстенлек булырга тиеш. Үз чиратында, бизнесның социаль җаваплылыгы, республикада эшләп килүче программаларда актив катнашуы, гомумхалык мәнфәгатендәге проектларга акча салуы әлеге стратегияне тормышка ашырганда мөһим шарт булып тора. Ике як өчен дә отышлы һәм файдалы мондый хезмәттәшлекнең анык үрнәге итеп исә, тәү чиратта, “Башнефть” компаниясе белән булдырылган бәйләнешләрне атарга мөмкин. Әйтергә кирәк, моны Русия нефть-газ-химия форумының пленар өлешендәге чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.
— Республикага иң эре һәм куәтле компанияләренең берсе булган “Роснефть” компаниясенең килүе Башкортстан нефте тарихында яңа бит ача. Без бүген компания белән гаять тыгыз бәйләнештә эшлибез. Шул рәвешле Башкортстан “Роснефть” компаниясе йөзендә ныклы, ышанычлы партнер тапты. Шуңа да без берничә ай элек “Башнефть” компаниясенең “Роснефть” тарафыннан сатып алынуына һәм берлектәге эшләрнең нәтиҗәле үсеш алуына чиксез канәгать. Бүген без әйдәүче нефть компанияләрендә эшләячәк республикада җитештерелүче корылмалар, машиналар һәм механизмнар исемлеген төзибез. Бу җәһәттән бездәге машиналар эшләү предприятиеләре һәм “Роснефть” компаниясе арасында яңадан-яңа эшлекле бәйләнешләр булдырыла. “Роснефть” үрнәгендә “Газпром” һәм “Сибур” компанияләре дә бездә тагын нәрсәләр җитештерергә мөмкин булуы белән кызыксына. Бу исә — машиналар эшләү тармагы өчен яңа эш күләме, яңа куәтләр дигән сүз.
Башкортстан өчен ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең актив социаль сәясәт алып баруы да мөһим. Алар спортны, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә, хәйриялек эшчәнлегенә миллиард сумнар юнәлтә. Ягъни тармак предприятиеләре республика халкы турында гаять зур социаль җаваплылык тоеп эшли. Шуңа да нефть тармагы үсешенә бәйле мәсьәләләргә республикадагы сәнәгать сәясәтендә иң җитди игътибар бирелә, — диде Рөстәм Хәмитов.
Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек механизмнарына килгәндә исә, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Әйтик, республикада “Башнефть” компаниясенең кеременә ташламалы салым ставкасы булдырылган. Биредә елына компания файдасына якынча 300 миллион сум турында сүз бара. Аның каравы, “Башнефть” компаниясеннән республика казнасына ел саен 40 миллиард сум чамасы түләүләр керә. Әлеге акча республикада экологик сәясәтне, социаль проектларны тормышка ашыруга, эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга, ягъни гомум төбәк халкы мәнфәгатьләренә юнәлтелә.
Чагыштыру өчен шуны әйтеп үтү дә урынлы булыр: республика тарафыннан “Башнефть” компаниясенә булдырылган салым ташламасы күләме ул төбәк казнасына салган акчаның 1 процент чамасын гына тәшкил итә. Бизнесның чын социаль җаваплылык үрнәге, күрәсең, нәкъ шулай булырга тиештер дә!
Хәер, республикадагы башка куәтле җитештерү гигантлары белән дә нәкъ шушы рәвешле хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә колачлы эшчәнлек алып барыла. Димәк, алдагы чорда төбәктә “Башнефть” кебек зур социаль җаваплылык тоеп эшләүче компанияләр санының тагын да артачагына ныклы нигез бар. Ә бу инде Башкортстанда бер үк вакытта производство да, социаль өлкә дә яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгачак дигән сүз.