Икътисад
31 Май 2017, 21:00

Камилләшмәсәң, заманнан артта каласың

Уфада үткән Русия нефть-газ-химия форумы тармакны үстерү офыкларын ачыклады.Узган атнада Уфада Русия нефть-газ-химия форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр” XXV халыкара күргәзмәсе үтте. Халык­ара дәрәҗәдәге чарада илнең 39 төбәгеннән, чит илләрдән компанияләр катнашты. Шул исәптән, безгә Австрия, Германия, Кытай, АКШ, Италия һәм Көньяк Корея вәкилләре дә килде. Чара бай эчтәлекле һәм фәһемле булды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиянең Энергетика министрлыгы вәкилләре Геннадий Шмаль белән Игорь Ляшенко да катнаштылар. Форумда илдә, аның төбәкләрендә тармакны борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сүз барды. Башкортстан тәҗрибәсе үрнәк буларак игътибарга алынды.

Читайте нас