-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 июнь 2017, 12:17

Меморандумга кул куелды

Хәбәр итүебезчә, 1 июньдә Петербург Халыкара икътисади форумы ачылды. Мәртәбәле чарада Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә Башкортстанның рәсми делегациясе дә катнаша.

Форумның беренче көнендә Рөстәм Мәрданов “МастерКард” җәмгыяте генеральный директоры Алексей Малиновский, Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаров белән эшлекле очрашулар үткәрде.
Шулай ук Башкортстан һәм Халыкара икътисади хәзмәттәшлек банкы арасында “Уфа” Халыкара аэропорты" эчке һава линияләренең аэровокзал комплексын яңарту, "1нче этап” проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында меморандум төзелде. Документка республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм Халыкара икътисади хәзмәттәшлек банкы рәисе Ирина Головченко кул куйдылар.
Читайте нас