– Үзәк Башкортстанда үлчәнешләрнең бердәмлеген тәэмин итә, – диде Үзәкнең механик үлчәмнәре үлчәү чараларын тикшерү бүлеге әйдәүче инженеры Павел Гарбуз. – Бөтен үлчәү чараларының да төзеклеге тикшерелергә тиеш. Җиһазларның төгәл эшләвен тикшерәбез. Бизмән төзекме? Аны файдаланырга ярыймы? Сорауларга нәтиҗәләр җавап бирә. Законга ярашлы барлык үлчәү чаралары да тикшерү үтәргә тиеш. Авырлык үлчәү турында сүз барганда күз уңында бизмәннәрне тотабыз. Дәүләт сәүдә өлкәсендә бизмәннәрнең төзеклеген контрольдә тота һәм күзәтчелек итә. Сәүдәдә файдаланылучы барлык үлчәү чаралары да мотлак тикшерелергә тиеш.
Ярминкәләрдә, базарларда сатучылар нинди генә бизмәннәр файдаланмый. Тутыгып, бер язуы да күренмәгәннәре дә бар. Пружинадагы үлчәүләргә дә ышаныгыз. Баксаң, һәркем сатучыдан продукция үлчәнүче бизмәннең документын таләп итәргә хаклы икән. Анда бизмәннең кайчан тикшерелгәне һәм нәтиҗәләр кайчанга кадәр көчендә калуы төгәл язылырга тиеш. Югарыда әйтеп үтүебезчә, үлчәү ел саен тикшерелә. Тикшерелмәгән бизмәннән файдаланган өчен сатучы җавап тота. Контроль үлчәүләргә дә шундый ук таләпләр куела. Килешергә кирәк, кайбер сатучылар кулланучыларга ихтирамлы түгел. Сатучы таләпләренә дорфа җавап бирүчеләр дә аз түгел. Мондый очракта нишләргә? Базар, кибет, сәүдә комплексы директорына, администраторына мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр дә тыңларга теләмәсәләр, язма мөрәҗәгать калдырырга мөмкин. Гаризаны дежур администратор раслап, имзасын куеп, алып кала. Шуннан җавап көтәсе генә кала. Җавап күрсәтелгән адреска язма рәвештә килә. Сатып алучы күзәтчелек органына да яза ала. Бу максатта “Роспотребнадзор” сайты аша, яки “Росстандарт”ның Идел буе төбәкара идарәсе инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ким дигәндә, зыян күргән сатып алучыдан гафу үтенергә, бизмән төзек булмавы нәтиҗәсендә арттырып түләнгән акчасын кире кайтарырга тиешләр.
Башкортстанда сәүдәдә кулланылган үлчәү чараларын Стандартлаштыру һәм метрология үзәге генә тикшерергә хокуклы. Биредә бу максатта эталон герләр файдаланыла. Үлчәүләргә аз авырлыктагы герләр һәм иң авырлары да урнаштырыла. Ягъни, җиһазның җиңел һәм авыр продукцияне төгәл үлчәү дәрәҗәсе энә күзеннән үткәрелә.
– Мөрәҗәгать итүчеләрнең бизмәннәрен генә тикшерә алабыз, – дип дәвам итте сүзен Павел Вячеславович. – Күзәтчелек итәргә, мәҗбүр итәргә хокукыбыз юк. Гадәттә, зур кибетләр, супермаркетларда үлчәмнәр даими рәвештә тикшерү үтә. Базарларда хәл төрлечә. Безнең белән хезмәттәшлек итүчеләр дә, мәсьәләгә салкын караучылар да бар. Алданган сатып алучылар да килә. Аларга кайда мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Кулланучының күңеле тыныч булсын өчен, тикшерелгән бизмәннәрдә күренеп торган урынга голографик наклейка ябыштырабыз. Анда үлчәү кайчан тикшерелгәне һәм безнең оешма турында мәгълүматлар язылган. Бу очракта сатып алучыга баш ватарга урын калмый. Бизмәннең көйләү урыннарына пломбалар, келәймәләр урнаштырабыз. Димәк, тикшерү үткәч, сатучы үлчәүне үз файдасына көйли алмаячак. Бизмән бер килограммга бер грамм ялгышырга мөмкин. Үлчәнешләрнең бердәмлеген бозучы физик берәмлекләргә – 50, юридик берәмлекләргә 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Шуңа күрә, сәүдә өлкәсендә эшчәнлеген җәелдерүчеләргә бизмән төзеклегенә игътибарлы булырга киңәш итәм.
Һәрвакыт төзек бизмәндә үлчәнгән азык-төлек сатып алып кына баеп булмый. Шулай да, ярыйсы гына акча янда кала. Бүгенге хәл-шартларда алданмау да гаилә бюджетына тоемлы ярдәм.