Дуслык – Freundschaft!
Башкортстан белән Саксония нинди юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәчәк?Күптән түгел республикада Саксония делегациясе булды. Кунакларны беренчеләрдән булып Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кабул итте. Делегациягә Саксония Ландтагы (Үзәк һәм Көнчыгыш Европа парламент форумы) әгъзалары кергән иде. Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү, төрле юнәлешләрдә бәйләнешләрне җанландыру турында сүз барды. Арытаба кунаклар төбәк парламенты әгъзалары белән очраштылар, Кырмыскалы районында сабантуйда, республиканың истәлекле урыннарында, предприятиеләрендә булдылар. Эшлекле һәм мәдәни программа Германия Федератив Республикасының бу төбәге белән аралар янә җылына башлавы турында сөйли.