“Ведомости" мәгълүматларына караганда, салоннарда ихтыяҗ зур булган машиналарга ташламалар киметелгән яки бөтенләй бетерелгән. Шул ук вакытта завод машина җибәрүне киметми. 2016 елның июленнән 2017 елның маена кадәр, алдагы ел белән чагыштырганда, сату буенча рекорд куелган – 22 процент.
Седан “Lada Vesta”, универсал һәм фургон “Largus”, хетчбэк “Xray” модельләренә ихтыяҗ аеруча зур: салоннарда аларны ике атна көтәргә туры килә.
Дилерларның складтагы запаслары көзгә нормальләшер дип көтелә. Сентябрьгә Русия автогиганты аена 29 меңгә кадәр машина җитештерә башлаячак.