Ике атна дәвамында ике илнең 20 яшь новаторы һәм эшкуары уртак бизнес булдыру һәм алып бару турында белем ала, тәҗрибә уртаклаша. Резидентлар өчен икътисад, маркетинг, менеджмент, чит телләр буенча федераль дәрәҗәдәге алдынгы белгечләр дәрес бирә. Уңышка ирешкән бизнесменнар бизнес-инкубаторның экспертлары булып чыгыш ясый, яшь эшкуарларга киңәш, дөрес юнәлеш бирә.
– Катнашучылар биредә медицина, инжиниринг, IT, биофизика, мәгариф, архитектура, дизайн һәм реклама технологияләре, туризм буенча стартапларын тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, сөт сыйфатын тикшерүче анализатор, чүп-чар эшкәртү буенча инновацион технологияләр, кешенең йөзен идентификацияләү, ДНК-тестлар буенча технологияләр бик кызыксындыра. Боларның күпчелеге башлангыч идеяләр түгел, ә өлгергән проектлар, — диде Русия-Кытай студентлар бизнес-инкубаторының төбәк кураторы, яшь эшкуарларның Русия-Кытай клубы башкарма рәисе Иван Абрамов.
Арытаба Бөтенкытай Яшьләр федерациясе Кытай шәһәрләре территориясе, аерым алганда, Циндар, Сиань, Харбин һәм Гуйянда 4 Кытай-Русия студентлар бизнес-инкубаторын эшкә кушачак. Август ахырында Башкортстан резидентлары Сианьга барып белемнәрен камилләштерә алачак.
– Бизнес-инкубатор ачылуы КХР Рәисе Си Цзиньпиннең Русиядә эш сәфәрендә булуы белән туры килде. “Бер пояс — бер юл” башлангычы кысаларында ике ил арасында соңгы елларда 10 миллиард сумлык килешүләр төзелгән. Яшьләр белән алмашу һәм уртак мәгариф программалары ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә ныклы платформа булыр дип уйлыйм. Шушы бизнес-инкубаторда җиңүче проектлар республикада гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Бу юнәлештә Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан яклау булачак, — диде Башкортстанның Русия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Артур Шәйнуров.
Мәгариф программасын яхшы үзләштергән барлык резидентларга да квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Киләчәктә алар халыкара инвестицион сессияләрдә катнаша алачак.