Тикшерү 63 муниципаль берәмлектә 18 күрсәткеч буенча үткән. Барлыгы 1522 кече бизнес вәкиле сораштыруда катнашкан. 2016 ел йомгаклары буенча, бизнесны борчыган бик күп мәсьәләләр уңай хәл ителгән. Атап әйткәндә, төзелешкә рөхсәт, район хакимиятләре сайтлары аша тиешле мәгълүмат алу яхшырган. Күчемсез милектән файдалану да җайга салынган. Бөлгенлеккә төшкән предприятиеләрнең хуҗасыз утырган биналары да хәтсез булуы мәгълүм. Мондый күренеш бер төбәкне дә бизәми. Хәрабә хәлендәге биналар урындагы җитәкчеләрне халык, кунаклар каршында кызарырга мәҗбүр итә. Көн саен мондый күренеш белән йөзгә-йөз очрашучы урындагы халыкның властька ышанычы кими. Ташландык биналарны эшкуарлар карамагына бирүдән һәммәсе дә ота. Беренчедән, эшкуар җимерек бинаны да ал да гөл итә. Икенчедән, биредә оештырылган производствога, сәүдә үзәгенә урындагы халыкка эшкә урнашу мөмкинлеге туа. Өченчедән, яңа предприятие төбәк бюджетына керемнәр китерә. Күчемсез милекне тик яткырмауның уңай якларын арытаба дәвам итәргә мөмкин. Иң мөһиме – дәрәҗәгә тап төшерүче, чыгымнарны арттыручы объектлар җәмгыятькә дә, халыкка да файда китерә ала. Бу мәсьә-ләнең Башкортстанда уңай хәл ителүе киләчәктә тагын да матуррак нәтиҗә бирер, дип өметләник. Шулай ук, контроль-күзәтү чаралары да сизелерлек кимегән. Бизнеска эшләргә, җиңел суларга мөмкинлек бирмәгән бюрократик системаның хокуклары чикләнү зур әһәмияткә ия. Беренчедән, контроль-күзәтү чаралары ярыйсы гына матди чыгымнар таләп итә. Чөнки һәр тикшерүче эш күрсәтергә тырыша. Шул ук вакытта, хаталар өстендә эшләргә, кимчелекләрне бетерергә я бик аз вакыт бирелә, я бөтенләй бирелми. Икенчедән, һәр адымыңны күзәтеп, тикшереп, тыкшынып торсалар, бер эштә дә уңышка ирешеп булмый. Бизнес вәкилләре гаделсезлек белән килешмичә, я “күләгәдә” эшләүгә күчә, я бөтенләй эшкуарлыктан китә. Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Кушнаренко, Авыргазы, Чакмагыш районнары бизнеска уңайлы мохит тудыру юнәлешендә позицияләрен сизелерлек яхшырткан. Калган районнар да эшкуарларга йөз белән борылган.
Былтыр муниципаль берәмлекләрдә эшкуарлык мохите буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләренә нигезләнеп, төркемнәр төзелгән. Эшкуарлык мохите буенча беренче, лидерлар төбәгенә бер төбәк тә кертелмгән. Икенче төркемгә Күмертау һәм Октябрьский шәһәр округлары, Бәләбәй районы кергән. Ике ел элек исемлектә нибары Күмертау гына булганга, мондый күрсәткечне зур казаныш, дип карарга кирәктер. Исемлек тулыланган икән, димәк, бизнеска уңайлы шартлар тудырылган төбәкләр арткан. Өченче, уртача төркемгә 50 муниципаль берәмлек кергән. Шулар арасында Салават, Нефтекама, Уфа шәһәрләре, Мәләвез, Дәүләкән, Благовещен, Гафури, Тәтешле һәм Әбҗәлил районнары югары күрсәткечләргә ирешкән. Ун район дүртенче төркемгә кергән. Ә менә иң начар бишенче төркемдә бер төбәк тә юк. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Димәк, хәзер Башкортстанда эшкуарларны борчыган мәсьәләләргә битараф муниципаль берәмлекләр бөтенләй калмаган.
Моннан тыш, 2015-16 еллар нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә лидерлар исемлегенә кергән муниципаль берәмлекләрне дә сызык өстенә алу мөһим. Әйтик, Күмертау һәм Октябрьский шәһәр округлары арасында икенче ел рәттән беренче-икенче урыннарны бүлешәләр. Нефтекама белән Уфа да алдынгылар сафында. Административ үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында Бәләбәй, Мәләвез һәм Благовещен районнары алга чыккан. Авыл муниципаль районнары төркемендә Әбҗәлил һәм Нуриман районнары үзләренең югары позицияләрен саклап калган.
Эшкуарлар элек-электән халык тормышын яхшыртуга, уңайлы шартлар тудыруга хезмәт итә. Дефицит чорында кибет киштәләренең буш булуында бизнеска “яшел урам” ачмау да сәбәпче иде. Эшкуарларның тырышлыгы белән, хәзер авылдан чыкмыйча, Уфа үзәгендәге базарда да очрамаган продукцияне сатып алырга мөмкин. Янә дефицит чорына кайтасыбыз килмәсә, җәмгыять бизнеска йөз белән борылып, уңайлы мохит, яхшы шартлар белән җавап кайтарырга тиештер.