Уфа моторлар төзү поизводство берләшмәсеннән белдерүләренчә, предприятие авиасалонда яңа буын форсаж камералы турбореактив двигательнең тулы размердагы макетын куйган. Бу двигатель "Су-35" истребительләре өчен тәгаенләнә, ул югары тизлеккә форсаж кулланмыйча ирешергә мөмкинлек бирә.
Тәүге тапкыр авиасалонда УМПО экспорт продукциясен дә күрсәтә, алар - дөньяга билгеле җитештерүчеләрнең авиадвигательләре өчен комплектлаучы частьләр.
Моннан тыш, авиасалон экспозициясендә республиканың “КумАПП” һәм “УППО” предприятиеләре дә катнаша.