-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июль 2017, 15:38

1 триллион сум бурыч сызып ташланачак

Приставлар русиялеләрнең банклар алдында булган 1 триллион сум күләмендәге "өметсез" бурычларын сызып ташларга мөмкин.


Билгеле булуынча, суд карарыннан соң түләнергә тиешле кредит бурычлары күләме елдан-ел арта. Быел биш ай эчендә суд приставлары хезмәтенә 2 триллион сумнан артык банк бурычларын түләтү турында 4 миллион башкару кәгазе килгән. 817 мең эш акча түләтүсез туктатылган.

Соңгы биш айда кабул ителгән эшләрнең яртысын ел ахырынача түләтүсез ябу планлаштырыла, ягъни кредиторлар 1 триллион сум акчаларын югалтачак.
Читайте нас