Башкортстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында мәгълүматлар китерелгән. Республика буенча 5,8 процентлы индекс расланган. Шул ук вакытта бу шарт төбәкнең барлык шәһәрләре, муниципаль берәмлекләре өчен дә уртак түгел. Октябрьский һәм Күмертау шәһәрләрендә коммуналь түләүләр – 14, Бөредә – 14,9, Туймазы районында – 14,1, Яңавыл районында 12,8 процентка артты.
Комитет сайтында язылганча, санап үтелгән муниципаль берәмлекләрдә хакларның бу кадәр югарыга үрмәләвенә аңлатма да китерелгән. Җылылык тәэминаты өлкәсендә гамәлгә ашырылучы концессия килешүләре, су тәэминаты һәм канализация буенча инвестиция программаларын гамәлгә ашыру коммуналь түләүләрнең “тешләшүенә” сәбәпче булган. Хакларның артуына беркем сөенмәсә дә, шатланырга да урын бар. Халыктан җыелган акча исәбенә суүткәргечләрне, җылылык челтәрләрен үзгәртеп кору хезмәтләндерү дәрәҗәсенең яхшыруына ирешеләчәк. Шул ук вакытта, су, җылылык, торбада югалмыйча, кулланучыга барып җитәчәк. Нәтиҗәдә, идарәче компанияләр бәкәлгә суккан чыгымнарны кулланучылар җилкәсенә салу юлын эзләмәячәк. Кулланучылар күңелен квитанциядәге тотрыклылык күтәрәчәк. Бу очракта һәркем үзгәрешкә үземнеке – үземә дигән күзлектән карый ала.
Күмертау шәһәренә аерым тукталу мөһим. Биредә “Свердловск энергия-газ компаниясе” җәмгыяте җитештергән җылылык энергиясен “Күмертау җылылык челтәрләре” җәмгыяте сатып ала. Арытаба урындагы халыкның йортлары җылытыла һәм кайнар су белән тәэмин ителә. Бу очракта сәбәп эзләп тирән казынасы юк. Алыш-бирешне хакларның артуыннан башка күз алдына китереп булмый. Аеруча күрше төбәкләр белән эш иткәндә.
Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай шәһәрләрендә, Бәләбәй, Иглин, Гафури, Дүртөйле, Ишембай, Нуриман, Бөрҗән һәм Уфа районнарында да су тәэминаты, канализация өлкәләрендә инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә санап үтелгән шәһәрләрдә, төбәкләрдә коммуналь түләүләр 12,8 процентка артты. Башка районнарда бу күрсәткеч 8,3 процентны узмый.
Гомумән алганда, республика халкы өчен июль башыннан тарифлар су тәэминаты буенча – 107,83, канализация – 113,67, җылылык энергиясе – 105,50, газ – 103,90 һәм электр тәэминаты буенча 104,74 процент тәшкил итте. Саннар беркемне дә куркытмасын өчен тәгаен мисалларга игътибар итик. Әйтик, Уфада 34-42 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле фатирда яшәүчеләрнең айлык коммуналь түләүләр чыгымнары 170-210 сумга артты. 42-60 квадрат метр мәйданлы ике бүлмәле фатир хуҗаларыныкы – 210-300, 60 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирда яшәүчеләрнең коммуналь түләүләре 300-400 сумга артты. Айлык арту ул кадәр күп тоелмаса да, ел дәвамында ару гына килеп чыга. Әйтик, өч бүлмәле фатир хуҗасы ел эчендә өч-дүрт мең сумга күбрәк түләячәк. Шул ук вакытта, бу кадәр мәйданлы күчемсез милке булганнарның кереме дә ярыйсыдыр, дип өметләник. Әлбәттә, биредә сүз ялгыз яшәүче өлкәннәр, пенсионерлар турында бармый.
Кайсы гына яктан карасаң да, коммуналь түләүләр арту күңелне күтәрә алмый. Шул ук вакытта, Башкортстанда тарифларның илдәге уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк икәнен дә онытмыйк. Өстәвенә, халыктан җыелган акчаның күпчелеге шул ук халык тормышын яхшыртуга тотылачак. Димәк, үзгәрешләр урынлы дияргә нигез бар.