Республика җитәкчесе билгеләвенчә, төбәктә агымдагы елда да алгарышлы үсеш күзәтелә. Аерым алганда, алты айда сәнәгать җитештерүе индексы 103,4 процент булган. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән күпкә югары. Салым һәм җыемнар да былтыргы шул чордагы күрсәткечтән 10 миллиард сумга күбрәк тупланган. Бу исә социаль өлкәгә күбрәк акча юнәлтү, шул рәвешле социаль программаларны колачлырак итеп тормышка ашыру мөмкинлеге биргән. Аграр тармак өчен елның катлаулы килүенә карамастан, бу өлкәдә дә җитештерү күрсәткечләрен былтыргы шул чордан өч процентка арттыруга ирешелгән. Гомумән, агымдагы елда 2,5 миллион тонна ашлык җыеп алу максаты куела. Август-сентябрьдә һава торышы яхшы булган очракта исә, бу сан 3 миллион тоннага җитәчәк. Әлеге күләм орлыкка, азык-төлеккә, фуражга булган ихтыяҗны артыгы белән каплый.
Республикада социаль-икътисади тормышның яхшыра баруы ваклап сату күрсәткечләреннән дә ачык күренә. Аерым алганда, ваклап сату күләме — 3, күмәртәләп сату күләме 2,5 процентка арткан. Моннан чыгып, республикада халыкның сатып алу сәләте арта дияргә дә ныклы нигез бар.
Үз чиратында, төп җитештерү тармакларында һәм социаль өл-кәдә күрсәткечләрнең яхшыра баруы республика икътисадының нәтиҗәле үсешүе һәм дөрес юлдан баруы турында сөйли. Әлбәттә, моңа үзлегеннән генә ирешелми. Төп тармакларның нәтиҗәле үсешүе республика җитәкчелегенең бу юнәлештә акыллы дәүләт сәясәте үткәрүе, аларда булган проблемаларны хәл итү буенча вакытында анык чаралар күрүе, һәр предприятие, оешма, проект буенча эшне җитди контрольдә тотуы нәтиҗәсе булып тора.
Моңа мисал эзләп ерак барасы түгел. Узган атнада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Уфа районындагы “Алексеевка” совхозында булды. Республика җитәкчелеге бирегә монда ирешелгәннәр белән танышу өчен генә килмәде, билгеле.
— Сүз дә юк, озак еллар дәвамында “Алексеевка” совхозы республиканың визит карточкасы булды һәм әле дә шулай булып калырга тиеш. Әмма төрле сәбәпләр белән 2010нчы еллар уртасында аның үсеше сизелерлек акрынайды. Предприятиене модернизацияләү сүлпәнәйде, икътисади күрсәткечләре төште. Еллык кереме 1,6-1,7 миллиард сум булса, бурычы да 1,3 миллиард сумга җитте. Әлеге хәл-шартларда предприятие икътисадын сәламәтләндерү буенча җитди чаралар күрү таләп ителә иде. Һәм бу эш җәелдерелде. Былтыр 2,5 гектарда яңа теплицалар төзегән булсак, менә бүген янә 2,5 гектарда заманча теплициа файдалануга тапшырылды. Максат исә — совет чорында төзелгән 30 гектардагы иске теплицаларны модернизацияләп, янә 40 гектарда яңа теплицалар төзү. Моның өчен ким дигәндә 6 миллиард сум таләп ителә. Аңлашыла, “Алексеевка” совхозының бүгенге дәрәҗәдәге, ягъни 100 миллион сумлык финанс нәтиҗәлелегендә моны үз көчләре белән генә тормышка ашыру мөмкин түгел. Шуңа да, дәүләт унитар предприятиесе шартларында моны эшләү мөмкин түгеллеген күзаллап, совхозны акционерлаштырып һәм шул рәвешле кирәкле акчаны базардан эзләргә, модернизация эшенә яңа партнерларны җәлеп итәргә карар ителде, — диде “Алексеевка” совхозында булганда Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, күрелүче чаралар предприятиедә җитештерү күләмен һәм сыйфатын бөтенләй яңа дәрә-җәгә чыгару, ә иң мөһиме — хезмәт коллективын тулысынча саклап калып, аларны лаеклы эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Хәер, предприятиедә башланган колачлы модернизацияләү һәм яңарту эшләренең тәүге уңай нәтиҗәләре күренде дә инде. Аерым алганда, бу көнне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында былтыр көзен беренче чираты файдалануга тапшырылган теплица комплексының икенче чиратын ачу тантанасы булды.
“Алексеевка” совхозының генеральный директоры Рәмзил Низаметдинов белдерүенчә, ябык грунтта яшелчә үстерү буенча инвестиция проекты 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Аның тәүге чираты инде беренче уңыш-лар белән сөендерсә, яңа комплекска кыяр утыртылган. Тәүге уңыш исә көзен алыначак. Гому-мән, биредә елына 2500 тонна яшелчә җитештерү күздә тотыла. Алдагы чорга планнарга килгәндә, Рәмзил Низаметдинов 2017-18 елларда 5 гектар мәйданда янә бер заманча бүлекчә төзеләчәге турында белдерде. Ахыргы максат исә — теплица мәйданнарын киңәй-тү нәтиҗәсендә 2021 елга предприятиедә яшелчә җитештерү күләме 34 мең тоннага җитәргә, ә инде сату базары ярты Русияне яулап алырга тиеш. Аңлашыла, мондый күләмгә чыгу предприятиегә производство мәйданнарын арытаба киңәйтү өчен дә, социаль йөкләмәләрне нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен дә күпкә зуррак мөмкинлекләр ачачак.
Менә шулай, һәр предприятие-оешманы сәламәтләндерү, аны заманча үсеш баскычына чыгару буенча дәүләт дәрәҗәсендә анык чаралар күрү нәтиҗәсендә ирешелә республикадагы гомум социаль-икътисади үсешкә. Ярты ел йомгакларына гына күз салсак та, бу юнәлештә эш республикада, чыннан да, нәтиҗәле оештырылган, дигән фикер кала. Башкортстан Башлыгы куйган бурычлар үтәлә, Хөкүмәт карарлары тиешле нәтиҗә бирә. Димәк, өстәлләребездә кыяр-помидор гына түгел, башка сый-нигъмәтләр дә мул, күңелләребез көр, кесәләребез акча белән тулы булачагына ышаныч зур.