-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 август 2017, 02:00

Яшь эшкуарлар ярдәм ала

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта белән “Опора России”ның Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе Рөстәм Гыйльманшин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

– Яшьләрне эшкуарлыкка җәлеп итү, аларга бу юнәлештә ярдәм итү – мөһим эш, – диде Андрей Иванюта. – Әйткәндәй, министрлык әлегә кадәр дә бизнеста тәүге адымнарын ясаучы яшьләрне ярдәмсез калдырмады. Хәзер, уртак көч белән, тагын да югарырак казанышларга ирешергә исәп тотабыз.
Чарада шулай ук гамәлгә ашырылучы “Син – эшкуар” федераль программасы турында сүз барды. Программа яшьләргә көчләрен бизнеста сынап карарга мөмкинлек бирә. Аның кысасында бизнес-проектлар конкурсында катнашырга, фәһемле мәгълүматлар алырга була. Программа белән тулырак Интернет челтәреннән танышырга мөмкин. Үз эшен ачарга теләүче яшьләр, 8-800-25-014-88 “кайнар” элемтә телефонына шалтыратып, борчыган соравына җавап алала.
Читайте нас