Төркиянең Икътисад министрлыгы экспертлары, Алашехир, Салихли һәм Сарыгель районнарының виноград плантацияләренә чыгып, уңышны җыярга тәкъдим иткәннән соң гына эшкә керешкәннәр. Төркиянең Эгей төбәге таможня һәм транспорт идарәсе башлыгы урынбасары Нихат Кынык виноградның сыйфатына зыян килмәсен өчен барлык чаралар күрелүен белдерде. Быелгы сезонда эчке һәм тышкы базарга 10 мең йөк машинасы виноград җибәрелер дип көтелә.