-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 август 2017, 02:00

Бюджет нәтиҗәле булсын!

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов Бюджет проектлау буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашлыгында 2018-20 елларга уртача вакытка республика бюджеты, төбәкнең салым һәм бурыч сәясәтенең төп юнәлешләре тикшерелде.

– Бюджет чыгымнарын чикләү шартларында максатка ирешү өчен аерым игътибарны өстенлекле мәсьәләләргә юнәлтергә кирәк, – диде Рөстәм Мәрданов. – Бердәм дәүләт сәясәтен, тотрыксыз бюджет хәвефен кисәтү һәм бюджет чыгымнары тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чаралар кабул итү таләп ителә.
Финанс министры Рида Собханкулова якын өч елга документның төп параметрлары һәм озайлы вакытка бюджет фаразының төзәтелгән күрсәткечләре белән таныштырды.
Аның сүзләренә караганда, бюджет кереме динамикасын һәм ел ахырына бюджет үтәлешен исәпкә алып, салым һәм салым булмаган керемнәр республиканың социаль-икътисади үсеш параметрлары нигезендә фаразланган. Салым һәм бюджет законнарына кертелгән яңалыкларга бәйле бюджет кеременә йогынты ясаучы хәвеф бәяләнгән.
Шулай ук, республика салым сәясәтенең төп юнәлешләре, салым потенциалын арттыруга һәм бюджет кереме үсешенә юнәлтелгән чаралар каралды.
Оешмалар табышына, милеккә, физик берәмлекләр кеременә салым, акцизлар салым һәм салым булмаган керемнәрнең төп чыганаклары булып тора.
Республика бюджетының гомум күләме киләсе елда – 150,8 миллиард сум, 2019 елда – 153,1 миллиард сум һәм 2020 елда 155,9 миллиард сум булыр дип фаразлана.
Бюджет чыгымнары параметрларын формалаштыру дефицитны чикләү һәм бурычны киметү максатында гамәлгә ашырылды. Киләсе өч елга бюджет программа төрендә кала. Дәүләт программалары төрле өлкәләрдә дәүләт сәясәте максатларын гамәлгә ашыруның төп коралы булып тора. Киләсе елда республика бюджеты 27 программа нигезендә үтәләчәк.
Рида Собханкулова билгеләвенчә, бүген федераль бюджет үтәлеше графигына ярашлы, федераль трансфертлар бүлүдә файдаланылучы мәгълүматларны тикшерү бара. Үз чиратында, республика һәм муниципалитетлар арасында бюджетара мөнәсәтбәтләр параметрлары ачыклана. Шуңа күрә бюджетның билгеләнгән керем һәм чыгым параметрлары яңадан төзәтеләчәк. Бу дефицитка тәэсир итмәүче керемнәр һәм чыгымнар буенча тотрыклы үзгәрешләр булачак.
Киләсе елда республика бюджеты дефициты – 9 миллиард сум, 2019 елда – 8,5 миллиард сум, 2020 елда 7,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аны финанслауның төп чыганаклары тулысынча билгеләнгән.
Элек тәкъдим ителгән документлар бюджет проектын формалаштыру буенча эшче төркем һәм Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышларында каралды. Арытаба алар Хөкүмәткә тикшерүгә юнәлтеләчәк.
Читайте нас