0 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Икътисад
16 Августа 2017, 21:00

Аякларны юрганга карап сузабыз

яки тормыш дәрәҗәсе һәм яшәү минимумы турында.Башкортстанда әлеге вакытта яшәү минимумы 8604 сум күләмендә билгеләнгән. Бу — шартлы сан. Эш көчендәгеләр өчен бу сумма 9142 сум булса, пенсионерларга 7043 сум җитә дип карала. Балалар ихтыяҗы исә 8618 сумга сыярга тиеш. Монда шуны да ассызыклап үтү мөһим: яшәү минимумы, көн итү өчен беренчел дип саналучы продукт һәм товарлар җыелмасы бәяләреннән чыгып, Хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. Кемгәдер бу сумма аз, әмма яшәү өчен җитәрлек кебек тоела, күпләр исә, башка мөмкинлек булмаганлыктан, әлеге акча белән канәгатьләнергә мәҗбүр.

Минимум иң азы дигәнне аңлата. Ул гына да түгел, Русиядә 23 миллион пенсионерның акчасы яшәү минимумына да җитми. Андыйлар Башкортстанда да байтак. Соңгы вакытта әлеге ярлы катлам артуга бара. Күптән түгел, әйтик, пенсионерларның матди хәлен бераз яхшырту максатында аларга дару сатып алгандагы чыгымнарын киметүне күздә тотучы закон проекты эшләнү билгеле булды. Әгәр дә пенсионер үз кеременең ун проценттан артыгын даруга тотына икән, дәүләт аңа ул сумманы кайтарып бирергә тиеш булачак. Тик шунысы: законның кайчан эшләнеп бетәчәге, кайчан кабул ителәчәге һәм кайчан гамәлгә кертелү ихтималлыгы хакында әлегә хәбәрләр булмады. Шулай да аны кабул итүне сузмаслар дип ышанырга кирәк, чөнки илдә ярлылар арта, дидек. Мәсәлән, үткән елдагы белән чагыштырганда, алар хәзер 3 миллионга күбрәк. Социаль түләүләр артмаса, алар кимеми.
Катлаулы чорда яшибез. Илгә яңа санкцияләр белән әледән-әле янап торалар. Дөрес, Русия икътисады чит мәмләкәтләрнең чик­ләүләренә каршы торырга тырыша. АКШ тарафыннан игълан ителгән соңгы санкцияләр, мәсәлән, халык тормышында бүгеннән чагылыш тапмый, башлыча, алар энергетика тармагына, заманча технология­ләрне чикләүгә кагыла. Ничек кенә булмасын, чикләү — чикләү инде ул. Бүген булмаса, иртәгә аларның йогынтысын кесәбездә тоячакбыз. Даруларга тотынган акчаларны күпмедер компенсацияләү иртәгәсе көнне күз уңында тотып эшләнә дә. Чөнки Русия Хөкүмәтенең социаль-икътисади фаразлары сәла­мәтлек саклау өлкәсенә, гомумән, социаль өлкәгә акчаны арттыруны күздә тотмый. Ә даруларның шактый өлеше импортка туры килә, соңгы чорда аларның хаклары 50-100 процентка үсте.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев май аенда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проектын эшләргә кушкан иде. Әлегә тавыш-тын ишетелми. Хәер, Хөкүмәт башлыгы элегрәк тә бу хакта сүз ычкындырган иде, ләкин алга китеш булмады. Аның “Акча юк, ләкин сез бирешмәгез”, дип әйткәне дә булды. Бу очракта да Премьерның күрсәтмәсенә аның шушы сүзләре җавап булырга мөмкин...
Яшәү минимумы, дигәннән. Ул пенсионерларга азрак билгеләнгән. Ә эш көчендәгеләрнеке бераз югары. Шул ук вакытта илдә шушы минимумнан да азрак хезмәт хакы алучы биш миллионга якын кеше бар. Минималь хезмәт хакын (МРОТ, әле ул 7500 сум) арттыру шулар өчен аеруча мөһим. Әлбәттә, МРОТны арттыру дәүләтнең социаль түләүләрне үстерергә тиешлеген аңлата. 2014 елдан башлап гаиләләрнең акчалата керемнәре кими.
Шуны да билгеләү кирәк: кризистан, тәү чиратта, ярлы катлам зыян күрә. Керемнәрнең яртысыннан күбесе туклануга тотыныла. Иртәгәне хәстәрләргә акча җитми. Белгечләр фикеренчә, бүгенге хәл-халәт сакланган очракта, икътисади үсеш егерменче еллардан соң гына башланачак. Халыкның акчалата керемен арттырмый торып, үсеш турында сүз алып барып булмый, ди алар. Керем артса гына товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ үсә. Бу, үз чиратында, җитештерүнең җанлануына китерә. Хөкүмәт исә, хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне арттыру инфляциягә китерә, дигән позициядә тора. Бүгенге катлаулы чорда, Русия гаиләләренең 70 проценты кризис­тан зыян күргән шартларда, әлбәттә, белгечләр фикере өскә чыгарга тиеш...
Читайте нас