Барлык яңалыклар
Икътисад
24 август 2017, 02:00

Без сорыйбыз – алтыны, Ходай бирә яртыны...

“Башкортстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе” багланган өметләрне аклармы?“Башкортстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе”н (Стратегия 2030) кабул итү турында сүзләр күптән йөри. Узган елның җәендә, мәсәлән, Стратегияне эшләүдә ярдәм итү өчен Мәскәүнең “Сколково” идарә итү мәктәбе белгечләрен дә җәлеп иттеләр.

Ниһаять, Башкортстан вәкил­ләре “Сколково”да белемнәрен камилләш­терде, Мәскәү белгеч­ләре белән бергәләп тотынгач, әлеге документ өстендә эш җанланды. 2016 ел ахырына аны республика җәмәгать­челеге тик­шерүенә чыгардылар. Агымдагы ел башында, документ (барлык төзәтүләр белән) җәй айларында кабул ителәчәк, дип игълан ителде. Әмма үткән атнада “Стратегия 2030”ны кабул итү 2017 ел ахырына күчерелде. Документка федераль үзәк тәкъдим иткән үзгәрешләр кертеләчәк.
Республика үсешендә, хуҗалык итүдә, гомумән, яшәешебезнең барлык тармаклары өчен дә юнәлеш бирергә тиешле документ өстендә эш дүрт ел дәвам итте. Шул ук вакытта, 2030 елга кадәр бик ерак бит әле, бу кадәр вакыт эчендә илдә ниләр булмас дип тә уйлыйсың. Бүгенге шартларда күпчелекне, стратегик планлаштырудан бигрәк, хезмәт хакы, пенсияләргә өстәмә­ләр, азык-төлек бәя­ләре, коммуналь тарифлар проблемасы борчый. Дө­ресен әйткәндә, стратегия төшенчәсенең асылын аңлап та бетермиләр.
Ничек кенә булмасын, үсеш стратегиясе кирәк. Ул, озак вакытка исәпләнсә дә, иртәгәсе көнне планлаштыру дигән сүз. Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, плансыз эш яхшылыкка илтми.
“Стратегия 2030”да билгелә­нүен­чә, унөч елдан соң безнең республика барлык күрсәткечләр буенча да диярлек илнең иң көчле 15 субъекты арасында булырга тиеш. Тулай төбәк продуктын өч тапкыр арттырып, бу күрсәткеч буенча Башкортстан иң үсешкән 10 субъект арасында булырга тиеш. Әлегә без кырыгынчы урын белән чикләнәбез. Бу стратегияне тормышка ашыру өчен барлыгы 2,5 триллион сум акча таләп ителә. Ел саен якынча 192 миллиард сум. Әлеге вакытта республика бюдже­тының чыгымнар өлеше — 160,3 миллиард сум. Димәк, киләчәктә ел саен өстәмә рәвештә 31 миллиард сум акча табу таләп ителә.
Гомумән, “Стратегия 2030”ның эчтәлеге икътисадчыларда бик күп сораулар тудыра. Икътисадчылар шулай ук ил күләмендә кабул ителгән охшаш документ язмышын мисал итеп китерә. Билгеле булуынча, 2011 елның декабрендә 2020 елга кадәр Русиянең социаль-икътисади стратегиясенең көнүзәк проблемаларына багышланган “Стратегия 2020: үсешнең яңа моделе – яңа социаль сәясәт” дип исем­ләнгән 864 битлек доклад басылган иде. Аны Русиянең әйдәүче икътисадчылары әзерләде. 2012 елда шушы докладка нигезләнеп яңа стратегия билгеләнде. Документта сигез ел дәвамында илнең эчке тулай продуктын, халыкның акчалата керемен һәм башка бик күп күрсәткечләрне икеләтә арттыру каралган иде. Тик тормыш үз төзәтүләрен кертә бит ул, нәкъ халык мәкалендәгечә: “Без сорыйбыз алтыны, Ходай бирә яртыны...” Дөнья базарында чимал бәясе төште, бу, үз чиратында, казнаның керемен киметте. Болар Стратегиядә билгеләнгән программаларны финанслауны тоткарлый. Әмма без сабыр, чыдам һәм батыр халык.
Читайте нас