-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 сентябрь 2017, 02:00

Өч проектның берсе – бездә!

Кытайның Сямэнь шәһәрендә БРИКС саммиты үтте. Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасы лидерлары сөйләшүләр үткәрде.

Башкортстаннан икътисади үсеш министры Сергей Новиков җитәкчелегендәге республика делегациясе чит илләрнең финанс өлкәдә хезмәт­тәшлек итүгә, тышкы сәүдә һәм халыкара инвестиция эшчәнлеген үстерүгә багышланган сессияләрдә катнашты.
Сергей Новиков үз чыгышында транспорт логистикасы мәсьәләсенә тукталды, төбәкнең икътисади күр­сәткеч­ләрен һәм рейтинг позицияләрен билгеләде, шулай ук, чит илләр, шул исәптән Кытай белән тышкы икътисади үзара бәйләнеш йомгаклары белән таныштырды.
Саммит эше нәтиҗәләренә йомгак ясап, Русия Президенты Владимир Путин БРИКСны үстерү банкының төп бурычларын билгеләде. Бу, беренче чиратта – банкка биш ил базары арасында кыйммәтле кәгазьләр чыгарырга ярдәм итәчәк халыкара кредит рейтингын алу. Ул, шулай ук, банк каршында Проектларны әзерләү буенча техник булышлык фонды булдыру турындагы карарны мөһим дип белдерде.
БРИКС банкы линиясе буенча эре инвестиция проектлары әзерләнгән, шуларның өчесе – Русиянеке. Алар арасында – суд системасын каммиләштерү, Идел бассейны шәһәрләренең су хуҗалыгы объектларын модернизацияләү, М-7 һәм М-5 трассаларын берләштерүче Уфаның Көнчыгыш чыгу юлын төзү.
Үсеш банкы Башкортстан Хөкү­мәтенең 4,5 миллиард сум күләмен­дәге өлешен кертәчәк. Объектның гомум бәясе – 29 миллиард сум.
Читайте нас