Бу санга 500 мең сумнан артык бурычы булган һәм аны 90 көн һәм аннан да артык вакыт түләмәгән кешеләр керә.
Русиядә андыйларның саны 660 мең. Бу — барлык кредит алучыларның 1,4 проценты. Уртача алганда, банкрот булырдай һәр кеше банкка 1,75 миллион сум тиеш. Башкортстанда кредит алучыларның 1,3 проценты бурычын түли алмый. Уртача бурыч 1,6 миллион сум тәшкил итә.