Әлбәттә, Президентның Федераль җыелышка Юлламасындагы һәм узган ел ахырында туры эфирда билгеләгән төп параметрлар – икътисади үсеш (Русияне икътисады нык үскән биш ил исәбенә (!) кертү турында сүз бара), халыкның керемен арттыру, яшәү сыйфатын күтәрү исәбенә илдә уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү һ.б. турында. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, мәсәлән, РФның элекке вице-премьеры, финанс министры, хәзер Стратегик эшләнмәләр үзәге (ЦСР) җитәкчесе Алексей Кудрин шушы параметрларны тормышка ашыру турындагы тәкъдимнәрен (программасын) Президентка җит-кергән. ЦСР программасының 2024 елга кадәр исәпләнгән комплекслы варианты интернет челтәрләрендә дә пәйда булды. Анда сүз, кыскача итеп әйткәндә, бюджет маневры, дәүләт милкенең сизелерлек өлешен сату, пенсия яшен арттыру, армияне тулысынча контрактка күчерү, дәүләт идарәсе системасына үзгәрешләр кертү хакында бара. Дөрес, социаль-икътисади үсешкә ирешү максатында бу параметрларның яки төп юнәлешләрнең барысын да Президент, Хөкүмәт кулланышка алачак дип аңларга ярамый. Әмма соңгы чорда Алексей Кудринның активлашуын, шушы көннәрдә генә аның “Сбербанк” башлыгы Герман Греф (ул ЦСР эшчәнлегендә актив катнаша) белән берлектә Дмитрий Медведев белән очрашуын күз уңында тотсак, аның тәкъдимнәренең күпчелеге хупланачагына шик калмый.
Бюджет маневры аерым тармакларга бюджет акчасын элеккегә караганда күбрәк бүлүне (башка тармакларныкын кисү исәбенә) аңлата. Әйтик, сәламәтлек саклау, мәгариф, инфраструктурага (юллар төзелеше, башка әһәмиятле объектлар) акча бирү арттырылачак. Мәсәлән, мәгарифкә әле эчке тулай продуктның (ВВП) 3,5 проценты күләмендә акча сарыф ителсә, Кудрин аны 4,4 процентка җиткерергә кирәк, ди. Сәламәтлек саклауга чыгымнарны әлеге 3,1 процент урынына 4 процент итү фаразлана. Шунсыз яшәү сыйфатын күтәрү турында сүз алып барып булмый. Гомумән, тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эчтәлекле программаларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Пенсияләрне яшәү минимумына караганда ике тапкырга кү-тәрү, алты ел дәвамында уртача гомер озынлыгын биш елга арттыру, дарулар белән тәэмин итүне камилләштерү, аз керемле гаилә-ләргә дәүләт ярдәмен арттыру һәм башкаларны үз эченә ала ул программалар.
Шул ук вакытта ЦСР пенсия яшен хатын-кызлар өчен – 63, ирләргә 65кә җиткерү яклы. Бу, үз чиратында, пенсиядәгеләрнең акчасын арттыру мөмкинлеген бирә-чәк. Пенсия арттыруны якын елларда ук башларга тәкъдим ителә. Пенсия билгеләү яшен ел саен 3 яки 6 айга арттыра бару максатка ярашлы булачак, ди тәкъдим кертү-челәр. Ә инде Русия ирләренең өчтән беренең әлеге вакытта пенсия яшенә барып җитә алмавын (хатын-кызларның гомере 10 яшькә озынрак) күз уңында тотсак, 65кә кадәр аларның яртысы барып җитә алмаячак.
ЦСРның шулай ук илдә малтабарлыкны үстерү өчен яңа мөмкин-лекләр тудыру хакында эшлекле планнары бар. 2030 елга малтабарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны икеләтә артырга тиеш. Бу инде ВВПда урта һәм кече бизнес өлешен икеләтә арттырып, 40 процентка җиткерү мөмкинлеген бирергә тиеш. Гомумән, икътисадта дәүләт өлешен киме-тергә кирәк, диләр кудринлылар. Бу дәүләт милкен шәхси кулларга сатып, аның белән нәтиҗәлерәк идарә итүгә ирешү дигәнне аңлата.
Идарә итү, дигәннән. Дәүләт идарәсе структурасын үзгәртү, аны өчтән бер тапкырга кыскарту тәкъдиме яклау табармы-юкмы, билгесез. Тапкан очракта, сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә юнәлтү өчен шактый средство табылачак, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, киләчәктә хезмәт җитештерүчән-леген күтәрү юнәлешендә дә, хокук саклау, судлар системаларында да, шулай ук хәрби хезмәт өлкәсендә дә күзгә күренерлек үзгәреш-ләр булачак. Атап әйткәндә, полицияне артык, беркемгә кирәкмәгән кәгазь тутырудан арындыру, судьяларны әзерләү системасын җитди үзгәртү һ.б. күздә тотыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.