+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Мая 2018, 09:32

Айгөл Бөре халкын киендерә

Балтач районында туып-үскән Айгөл Мансурова-Исламшина, малтабарлыкка дәүләт ярдәме программасыннан файдаланып, @Золушка” тегү цехын ачкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү максатыннан зур эшләр башкарыла. Шәхси эшкуарларга күрсәтелгән тоемлы дәүләт ярдәме Балтач районында туып-үскән Айгөл Мансурова-Исламшинага да үз эшен киңәйтергә ярдәм иткән. Бу хакта районның "Балтач таңнары" гәзите яза.

Кул эшләренә оста ханым Бөре шәһәрендә "Золушка" тегү цехы ачкан. Узган елның сентябрь ахырында Айгөл Ранис кызы дәүләт субсидиясе алу бәхетенә ирешә. Бу акчаларга ул авыр тукымалар өчен тегү машиналары, кирәкле фурнитура алган. Бүген исә Айгөлнең теккән күлмәкләрен, костюмнарын бөрелеләр генә түгел, Мишкә, Борай районаннарында яшәүчеләр дә яратып кия.

- Безнең өчен һәр клиент кадерле. Заказларны тиз үтәргә тырышам, вакыт белән исәпләшмим. Аларның ихтыяҗына ярарга кирәклеген онытмыйм. Бүген мин һәм өч тегүче эшлибез. Күбесе рәхмәт сүзләре әйтә, канәгатьләр. Андыйларның күп булуы, әлбәттә, сөенечле, — ди эшкуар.