+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Мая 2018, 06:45

Экспорт төбәкне үстерүгә эшли

Санкт-Петербургта дәвам итүче халыкара икътисади форумда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия экспорты – яңа чикләрне үтеп” дип аталган эшлекле фикер алышуда чыгыш ясады. Төбәк Башлыгы Башкортстанның экспорт мөмкинлекләре һәм экспортчы предприятиеләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Республикада 800 экспортчы предприятие эшли. Шуларның 90 проценты – кече һәм урта предприятиеләр. 2030 елга мондый бизнес субъектлары санын – ике, чимал булмаган экспортны өч тапкырга арттыру күздә тотыла. “Башкортстан продукциясе” брендын үстрәбез. Бүген безнең продукция Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Израиль, Франция илләрендә сатыла, – диде Рөстәм Зәки улы.
Аннары ул экспортны арттыру тәкъдимнәре белән дә уртаклашты.