– Әлегә без елына 20 двигательдән артык җитештерә алмыйбыз. Бу аз, әлбәттә. Илгә мондый йөзләгән агрегат кирәк, – дип билгеләде Русия нефть-газ-химия форумының пленар утырышында сөйләгән чыгышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Шуны да өстик: АЛ-31СТ газ-турбина двигательләре бүген “Газпром” җәмгыяте системасында актив эксплуатацияләнә. Үз эченә Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсен дә алган “Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе” хәбәр итүенчә, алар тарафыннан башкарылган гомум эш күләме 1,3 миллион сәгать тәшкил иткән.