Дөньяның сәүдә базарындагы хәлләр чын мәгънәсендә фронттагы мәкерле уенны, хәйләле сәяси алышны хәтерләтә. Әлеге сәүдә фронты мәйданчыгында Русия, Евросоюз һәм АКШ күбрәк ашлык җитештерү һәм ашлык экспорты буенча сәүдә “биеклеген” яулау өчен көрәшә. Ике ай элек Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “тыл”ны ныгыту максатында аграр тармакка быел өстәмә рәвештә 50 миллиард сум дәүләт ярдәме кирәклеге турында Хөкүмәткә дә мөрәҗәгать иткән иде. Бу сумма авыл хуҗалыгында энергия чыгымнарына һәм техника ягулыгына хакларның акланмаган дәрәҗәдә артуын компенсацияләргә тиеш.
Аграрийларның да таләбе бар: әгәр Көнбатыш фермерлары белән көндәшлек итәргә телибез икән, дәүләт ярдәме, беренче чиратта, һәр гектарга бүгенге 250 сум исәбеннән түгел, ә ким дигәндә 800 сумнан күрсәтелергә тиеш. Шул чагында гына арзан сөт, ашлыкны күбрәк җитештерү турында уйларга мөмкин булачак. Әлегә аграр җитештерүчеләрнең “тылы” бик ышанычлы түгел. Федераль чиновник Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, мәсәлән, ил күләмендә яңа авыл хуҗалыгы техникалары, тракторлар һәм комбайннар сатып алу соңгы елларда өч тапкыр кимегән. Гомумән, илдә техника паркының 70 процентка кадәр искергәне күзәтелә.
Шулай да дөнья базарында АКШның тирән борчылуы очраклы түгел. Русия, чынлап та, узган елда рекордлы уңыш алып кына калмады, ә “ашлык фронты”нда тирән борылыш ясап, моңа кадәр АКШ белән хезмәттәшлек итүче дәүләтләрнең кайберләрен үзенә җәлеп итте. АКШ Авыл хуҗалыгы министрлыгының май аендагы аналитик күзәтүендә, әйтик, Русиянең 2018-19 авыл хуҗалыгы елында дөньяның сәүдә базарына бодай экспортлауда дөнья күләмендә лидерлыгын саклаячагы турында хәбәр ителде. Яңа сезонда ашлык экспортының 36,5 миллион тоннага җитәчәге фаразланды. Һәм менә иң соңгы мәгълүмат. Русия Ашлык җитештерүчеләр берлеге белешмәсеннән күренүенчә, бодай экспорты — 40,8 миллион, ә чит илгә гомум ашлык сату күләме 54,4 миллион тоннага җиткән. Шул ук АКШ белгечләре, Евросоюзның бодай экспорты — 29 миллион, ә АКШның үзеннән 25 миллион тонна көтелә, дигән фаразда. Шушы ук чыганакта күренүенчә, чит илләргә ашлыкны күбрәк сату — Русиягә үзенең эчке базарындагы киеренкелекне йом-шартуның бердәнбер юлы, чөнки илдә әлегә рекордлы ашлыкка их-тыяҗ юк. Шул рәвешле, океан артындагы көндәшләр Русия аграрий-ларының казанышлары белән хәбәр-дар гына түгел, ә дөнья базарында көрәшү юлларын да эзли кебек.
Евросоюз ашлык экспорты базарында Русияне җитди көндәш итеп күрә. Хәзерге вакытта Русия бодайны АКШның “борын төбендә” урнашкан Мексикага да сата башлады, шулай ук, Африка, Якын Көнчыгыш илләре, Һинд океаны һәм Кече Азия дәүләтләре, Көньяк Корея һәм башка дистәләрчә ил Русия белән хезмәттәшлек итүгә күчте. Әлбәттә, Русия ашлыгын традицион сатып алучы Мисыр, Төркия, Бангладеш, Индонезия сәүдә элемтәләрен тагын да үстерү ягында.
Дөнья күләмендәге аграр белгеч-ләр фикеренчә, Русиядә үстерелгән бодай Европа яисә АКШта игелгәненнән шактый сыйфатлырак. Икенчедән, партнерлар өчен илдәге сәяси хәл генә түгел, ә икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләренең дә тотрыклы булуы мөһим. Русия, әйтергә кирәк, бөтендөнья сәүдә базарына ашыкмыйча, баскан адымын ныгытып атлады һәм глобаль сәүдә челтәрендә катнашучыларның ышанычын аклады. Мондый җиңүне һич тә кулдан ычкындырырга ярамый. Русия җитәкчелеге “сәүдә фронты”ндагы хезмәттәшлек мәйданчыгын тагын да киңәйтү бурычын куйды.
Мәгълүм булуынча, ил башлыгы Владимир Путин бу елның маенда Русияне 2024 елга кадәр үстерү буенча максатлар һәм бурычлар турындагы указга кул куйды. Анда аграр тармакны үстерүгә, экспорт күләмен арттыру мәсьәләләренә мөһим урын бирелгән. Указ кысаларында агросәнәгать тармагында 2024 елга авыл хуҗалыгы экспортын 45 миллиард долларга җиткерүне тәэмин итү билгеләнә. 2017 ел йомгаклары буенча ул 20,7 миллиард доллар тәшкил иткән иде.
— “Халыкара кооперация һәм экспорт” Гомумрусия проекты кысаларында “АПК продукциясе экспорты” федераль проекты эшләнде. Бу аграр җитештерүне үстерүдә зур мөмкинлекләр ача. Без бүген республикада тирәнтен эшкәртелүче, югары маржинальгә ия һәм чит илләрдә ихтыяҗ белән файдаланылучы продукция җитештерүгә өстен-лек бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Республика экспорт продукциясе ассортиментын киңәйтә ала. Без, туклану продуктлары белән беррәттән, үсемлекләрне үстерүгә булышлык итүче стимуляторлар, биопрепаратлар, токымлы йомырка һәм мал, дару үләннәре нигезендә эшләнгән чәй һәм эчемлекләрне күпләп экспортлый алабыз, — диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Әлбәттә, Башкортстанның илдә ашлыкны күп җитештерүче төбәк-ләрнең берсе булуын да онытмыйк. Дөрес, узган елда авыл хуҗалыгында рекордлы уңыш проблемалар да тудырган иде. Чөнки республикада “артык” ашлыкны ничек файдалану тәҗрибәсе дә, көндәшлек шартларында аны арзан бәягә сату мөмкинлеге дә чикле иде. Республика җитәкчелегенең аграр сәясәттәге юнәлешне дөрес билгели алуы узган елгы хаталарны берникадәр төзә-тергә булышлык итте.
Саннар телендә. Елның тәүге дүрт аенда Башкортстан 15 миллион долларлык ашлык экспортлады. Бу агросәнәгать тармагының чит илгә саткан продукциясе күләменең 49,3 процентын тәшкил итә. Озатылган басу культуралары арасында бодай, арпа, карабодай һәм майлы культуралар өстенлек алган. Башкортстан ашлыгы Азәрбайҗан, Монголия, Латвия, Литва, Беларусь, Бельгия, Мисыр, Иран, Израиль, Төркия һәм Согуд Гарәбстанына җибәрелгән.
Башкортстан аграрийлары экспорт күләмен ике тапкыр арттыру максатын куйды. Бу турыда Күмер-тауда узган конференциядә Илшат Фазрахманов белдерде. “Базар мөнәсәбәтләре яңа шартлар таләп итә һәм без, әгәр аграр предприятиеләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә телибез икән, җитештерүне генә түгел, экспорт күләмен дә арттырырга тиешбез. Чөнки соңгы вакытта кайбер авыл хуҗалыгы продукцияләрен ихтыяҗдан күбрәк җитештерү күзәтелә. Артып калганны сатарга өйрәнергә кирәк”, — диде ул журналистлар белән очрашуда.
Министрлык, экспорт күләмен арттыру максатында, аерым продук-цияләрне чит илгә күбрәк чыгаруга булышлык итүче программа әзерләгән. Министрлык белешмәсеннән күренүенчә, былтыр Башкортстаннан азык-төлек товарлары һәм чималы экспорты, алдагы елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкырга артып, 36,9 миллион доллар тәшкил иткән.
Әлбәттә, бүген, урып-җыю кампаниясе якынлашканда, аграр җи-тештерүчеләрне күп сораулар борчый. Әмма һәммәсе өчен дә уртак булганы — ашлык бәяләре төшмәс-ме? Илнең көньяк төбәкләрендә яңа уңыш ашлыгының сатып алу хаклары артуы күзәтелә. Әгәр Русия ашлык экспортын арттыру бурычын куя икән, димәк, сыйфатлы һәм югары маржиналь культураларга бәяләр күтә-реләчәк, дигән сүз. Мәскәү кунагы Аркадий Злочевскийдан да шундыйрак фикер ишетелде. Ләкин пробле-маның икенче ягы да бар: сатылган ашлык бәясендә аны җитештерүче крестьян өлеше күпмерәк булыр? Никадәр гаҗәп тоелса да, әлегә Русиядә продукция булып сатуга чыгарылган икмәк ризыклары бәясендә аграрийлар өлеше үсеп килүче илләрдәге күләмнән бик күпкә калыша икән. Дөресрәге, Аркадий Злочевский аны хәтта үсеп килүче илләр исемлегеннән соңгы дәүләтләрдәге дәрәҗәдә булуын билгеләде. Күмер-таудагы конференциядә, кызганычка каршы, тармакта технология, цифрлы идарә итү алымнары турында сүз күп булса да, ашлык үстерүченең кереме зуррак булырга тиеш һәм моңа ирешү өчен ниндидер чара кү-рергә кирәк, дигән фикер яңгыра-мады. Әлегә, “калҗаның симез өлеше” элеватор белән сәүдәгә эләгә.
Әйткәндәй, Русиядә җыеп алынган ашлыкның нибары 38-40 миллион тоннасын гына сакланышын сыйфатлы тәэмин итүче элеваторда урнаштырып була икән. Калганнары “ямаулы ыштан” хәлендә. Сакланышы заманча җиһазлар белән тәэмин ителмәү аркасында, Русия ел саен уртача 7-8 миллион тонна ашлыгын югалта. Әгәр “сәүдә фронты”нда көч сынашабыз икән, шунысы да мәгъ-лүм булсын: АКШта фермерлар яңа элеватор төзегән очракта хөкүмәт аларга тотынылган чыгымнарның 50 процентын субсидияли.
— Быел басу эшләре 1 миллион 754 мең гектарда башкарылачак, — ди Илшат Илдус улы. — Ашлыкны кабул итү өчен республикада гомум куәте 2 миллион тоннадан арткан 33 элеватор һәм ашлык кабул итү пункты бар. Предприятиеләр дымлы ашлыкны киптерү өчен сәгатенә 2,7 мең тонна чимал үткәрүгә сәләтле киптергечләргә ия. Республика буенча дүрт миллион тонна чамасы ашлыкны саклый алабыз.
“Күпме ашлык җыеп алыначагын фаразлау әлегә авыррак, шулай да аны сатуда узган елгы проблемалар кабатланмасмы, тармак министрлыгы, үткәннәрдән сабак алып, нинди бурычлар билгеләде”, дигән сорауга министр болай дип җавап бирде:
— Әлбәттә, үткән ел басучылык өчен көтелмәгәнчә рекордлы булды. Без ашлык җитештерә башлаган мәлдә стратегик планлаштыра һәм базар конъюнктурасын исәпкә ала белмәү нәтиҗәсендә ашлык җитеш-терү кризисына дучар булдык. Нәтиҗәдә, республиканың байтак аграрийлары тотынылган чыгымнарын каплый да алмады. Узган елгы хаталарны күз уңында тотып, быел җитештерү күләмен арттыруга өстенлек бирелмәде. Без игенчелекне базар шартларына яраклашырга, ихтыяҗны өйрәнеп эшләргә сәләтле тармак итәргә тырыштык. Моңа ирешүдә файдаланылган авыл хуҗалыгы җирләренең нәтиҗәлелеген күтәрү, югары маржиналь культуралар игүдә яңа технологияләр куллану һәм финанс, ресурсларны төгәл файдалану ярдәмендә басу эшләренең сыйфатын яхшырту булышлык итәчәк. Системалы дәүләт ярдәме тармакның технологик үсешен, санлы технологияләрне кертүне тизләтергә мөмкинлек бирә. Әйткәндәй, соңгы җиде елда республика аграрийлары гомум суммасы 25,6 миллиард сумлык 19 меңнән артыграк техника һәм җиһаз сатып алды. Республика казнасыннан бүленгән субсидия күләме 6 миллиард сумга якынлашты. Ышаныч белән әйтә алам: Башкортстан аграрийлары алдагы урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән җиңеп чыгачак. Сыйфатлы һәм базар ихтыяҗларын өйрәнеп үстерелгән Башкортстан продуктларының экспортка күбрәк озатылуына алшартлар да яхшы. Аграр тармакта күбрәк җитеш-терергә тырышуыбыз бөтендөнья сәүдә базарына омтылыш белән бәйле булачак.
Олег Төхвәтуллин.
Күмертау шәһәре.