+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Августа 2018, 10:58

Биш айда — алты процентка!

Республика Башлыгы каршындагы Инвестиция мохитен яхшырту һәм экспортны үстерү буенча иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Аны төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов алып барды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада инвестицияләргә кагылышлы ике мәсьәлә каралды. Аерым алганда, республика Икътисади үсеш министрлыгының Күпфункцияле үзәкләр күрсәткән дәүләт хезмәтләре исемлеген киңәйтергә, бизнеска административ басымны киметергә тиешле “юл карталары”ның яңа чаралары буенча тәкъдимнәре каралды. Шулай ук инвестиция контрактларына дәүләт ярдәме күрсәтү шартларын көйләү, республиканың алгарышлы үсеш территорияләре резидентларын милеккә һәм җиргә салымнан азат итү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Беренче яртыеллыкта икътисади үсеш нәтиҗәләре, нигездә, билгеле. Алар арасында төрлесе бар.
Экспорт биш ай эчендә алты процентка төшкән. Бу да яхшы түгел, бигрәк тә экспортны арттыру турында дәүләт проекты булуын исәпкә алганда. Әлегә без бу эш белән тиешенчә шөгыльләнмибез.

—Төп бурыч —тулай төбәк продуктын 1,5 триллион сумнан 2 триллион сумга җиткерү. Инвестицияләрне җитәрлек күләмдә җәлеп итмичә, аны үтәп булмаячак. Без эшебезне сыйфатлы итеп, куелган вакытка башкарып чыгарга тиешбез, — диде республика Башлыгы.

Фото womansociety.ru сайтыннан алынды.