+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 Августа 2018, 21:00

Казнага керем арту — иминлегебез нигезе ул!

Башкортстан салым җыю буенча илдә үрнәк күрсәтә.2018 елның җиде аенда салым һәм салым булмаган түләүләр арту исәбенә Башкортстан казнасы 115 миллиард сумга тулыланды. Бу хакта республика һәм муниципаль бюджетларның керем мөмкинлеген үстерү мәсьәләре буенча ведомствоара комиссия утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк. Әйтик, физик берәм­лекләр кеременә салым туплау — 12, милек салымы — 21, табышка салым 70 процентка арткан. Күрсәткечләрнең яхшыруында, әлбәттә, “Башнефть”нең роле зур. Аның түләүләре 16,5 миллиард сум тәшкил итте. Шул ук вакытта, бу суммадан тыш та гомум үсеш 8,2 процент булды. Башкортстан салым һәм салым булмаган түләүләрне җыю буенча Русия күләмендә — 11нче, Идел буе федераль округында 1нче баскычка күтәрелде. Бу, тәү чиратта, пред­приятиеләрдәге эшчәнлекнең яхшыруы, аларга мөмкинлекләр тудыру юнәлешендә алып барылучы икътисади сәясәт нәтиҗәсе. Шуны да әйтергә кирәк, ел башыннан республикада ваклап сату сәүдә әйләнеше – 4, күпләп сату 8 процентка үсте (статистика мәгълү­матларыннан күренгәнчә, тулай төбәк продуктында сәүдә өлеше 16 процентка якын). Сәнәгать җитештерүе индексы 4 процент чамасына артты.
Билгеле булуынча, Башкортстан бюджетының керем өлеше 163 миллиард сум күләмендә кабул ителгән иде. Салым һәм салым булмаган түләүләр үсүгә бәйле, республика бюджетының керем өлеше 19,13 миллиард сумга арта һәм гомум сумма 182,27 миллиард сумга җитә. Планлаштырылганнан артык акча инфраструктураны яхшыртуга, социаль ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә тотылачак.

“Власть, аның тармаклары өчен иң мөһиме – халык белән бергә булу, кешеләр мәнфәгатьләре һәм иминлеге өчен эшләү. Без сезнең белән республика өчен җаваплы. Бу аның 4 миллион халкының иминлеге, аларны эш, җитеш тормыш белән тәэмин итү, киләчәккә ышанычын ныгыту дигән сүз”.

(Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан).


Бюджет дисциплинасы (керем­нәр һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә республиканы башка төбәкләргә үрнәк итеп куялар. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салымнар һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Башкортстанда, аеруча соңгы чорда, илдәге икътисади өзеклекләргә карамас­тан, социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Алда билгеләнгәнчә, керем күбәюгә бәйле рәвештә, агымдагы елда аерым статьялар буенча чыгымнар да арттырылачак.
Республикада алып барылган эзмә-эзлекле социаль-икътисади сәясәтнең нәтиҗәлелеген (“Башнефть”нең дәүләткә кайтарылып, акцияләрнең чирек өлешенең Башкортстанга бирелүе, инвесторларга уңайлы шартлар тудыру һ.б.) билгеләргә кирәк. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗә­лелеген күтәрү дигәндә, менә шушы сәясәт күз уңында тотыла да. Нәтиҗәле сәясәт ул – яңа социаль объектлар, яңа юллар, яшәү сыйфаты яхшыру дигән сүз. Мәсәлән, узган ел Башкортстан Юл фон­дының күләме 16,27 миллиард сум иде. Быел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирергә карар ителде.
2018 елда Башкортстанның йөз еллыгы уңаеннан яңа биналарны сафка бастыруга 2 миллиард сум юнәлтеләчәк. Быел 21 объект файдалануга тапшырылырга тиеш. Шулар арасында өч янгын депосы, берничә мәктәп һәм балалар бакчалары, мәдәният сарае, поликлиника һәм башка социаль әһәмиятле инфраструктура объекты бар.
Хәбәр ителүенчә, узган елда “Роснефть” белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча килешүгә кул куелган иде. Шуңа ярашлы, нефть компаниясе республикада җитештерү базасын киңәйтү, мөһим социаль проектларны тормышка ашыру буенча эшчәнлекне активлаштыра. Ул Башкортстанда социаль проектларны гамәлгә куюга гына да ел саен 4 миллиард сумнан артык акча тотына.
“Башнефть” акционерлары 2017 ел йомгаклары буенча 28 миллиард сумнан артык дивидендлар түләү турында карар кабул иткән иде. Башкортстанга 25 процент акция­ләр өчен 5 миллиард сумнан артык акча тиде. Быел исә, эшчәнлекнең активлашуыннан күренгәнчә, миллиардлар артачак. Республиканың социаль инфраструктурасына акча да күбрәк салыначак, димәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.