-5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Августа 2018, 12:53

Бинасы булса, эше табылыр

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә үткән Президиум утырышында кече һәм урта бизнес субъектлары өчен производство мәйданнары булдыру мәсьәләсе сызык өстенә алынды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кече һәм урта бизнес субъектларына конкурс нигезендә 1-5 мең квадрат метр мәйданлы бинаны арендалаган өчен субсидия биреләчәк. Шарты – идарә итү компаниясенең әлеге бина хуҗалары белән аренда килешүе булырга тиеш. Субсидия күләме — бер мәйдан өчен елына 3 миллион сум. Әлеге программа республика бюджетыннан финанслана. Утырышта катнашучылар бертавыштан аны кабул итү зарурлыгын белдерде.