+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Сентября 2018, 07:49

Шәп вакансияләр!

Башкортстанда эш хакы кимендә 30 мең сум булган яңа вакансияләр билгеле булды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Менә шуларның кайберләре:
- Мәшгүльлек хезмәте мәгълүматлары буенча, Мәчетле районында Олы Ыктамак үзәк район дәваханәсенә табип-педиатр таләп ителә. “Авыл табибы” программасында катнашу мотлак. Хезмәт хакы – 32 мең сумнан артык.

- Федоровка районында “Башкорт казы” җәмгыяте технологны эшкә кабул итә.

- Чишмәдәге “Башкир-Агроинвест” җәмгыятенә кимендә бер еллык эш тәҗрибәсе белән тракторчы-комбайнчы таләп ителә. Аерым очракларда матди ярдәм каралган. Хезмәт хакы – 80 мең сум.

- Уфадагы “Руда булмаган материаллар” җәмгыятье югары белемле һәм кимендә биш ел эш тәҗрибәсе булган бухгалтер эзли. Хезмәт хакы – 35 мең сум.

- Уфада эшләү өчен “Грация” җәмгыятенә тәҗрибәле УЗИ табибы кирәк. Бер үк вакытта берничә урында эшләргә мөмкин. Шәхси клиникада эшләү тәҗрибәсе булса, яхшырак. Хезмәт хакы – 35 мең сум.

- Шушы ук клиникага тәҗрибәле табип-ортопед таләп ителә. Шәхси клиникада эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш. Хезмәт хакы – 30 мең сумнан алып.
Шушы һәм башка вакансияләрне түбәндәге адрес буенча карый аласыз:
http://www.bashzan.ru/