Президент грантлары фонды 2018 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен уздырылган икенче конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүне тәмамлады.
Коммерцияле булмаган оешмалардан Президент грантлары конкурсының икенче агымына 9 843 проект бирде. Бу – 2006 елдан башлап яңа рекорд, дип хәбәр итә Президент грантлары фонды.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургны санамаганда, Волгоград өлкәсенең коммерцияле булмаган оешмалары 440 проектка заявка биргән. Икенче урында – Башкортстан (320 проект), өченчедә – Татарстан (312 проект).
2017 елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча коммерцияле булмаган оешмаларга 6,6 миллиард сумнан артык грант бирелде, 3 213 проектка ярдәм күрсәтелде. Быел исә бүленгән акчалар күләме 8 миллиард сумга кадәр арттырылган.