-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 сентябрь 2018, 21:00

Форум нәтиҗәләре республика үсешенә зур йогынты ясаячак

IV Шәрекъ икътисади форумы кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм икътисади үсеш министры Сергей Новиков “Моношәһәрләрне комплекслы үстерү” программасы җитәкчесе, Внешэкономбанк рәисе урынбасары, Моношәһәрләр үсеше фонды генеральный директоры Ирина Макиева белән очрашты. Анда республиканың әлеге фонд белән төзелгән килешүе үтәлеше тикшерелде. Килешү Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә инфраструктура объектларын төзүдә төбәк чыгымнарын финанслауны күз уңында тота.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге фонд ярдәме белән былтыр 5 инфраструктура объекты төзелеше тәмамланды. Шуның 61,4 миллион сумы республика бюджетыннан булса, 250,3 миллион сумын фонд бүлгән иде. Әлеге вакытта Бәләбәй сөт комбинатының чистарту корылмаларын төзү эшләре җәелдерелгән. Объект 217 миллион сумлык чыгым таләп итә. Шуның 10,9 миллион сумын республика бүлсә, 206,9 миллион сумлык өлешен фонд үз өстенә алды. Очрашу ахырында социаль-икътисади яктан катлаулы булган территорияләрне үстерү буенча чаралар күрү мәсьәләләре турында сүз булды. Атап әйткәндә, Агыйдел, Сибай, Межгорье шәһәрләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. — Моңа кадәр күрелгән чаралар нигезендә республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде һәм миграцион үсеш күзәтелде, — диде Рөстәм Мәрданов.Форум кысаларында Рөстәм Мәрданов һәм Сергей Новиков чит илләрдә предприятиеләр үсеше буенча Кытай ассоциациясенең генеральный секретаре урынбасары, Русия үзәгенең генеральный секретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашты. Анда кытайлылар Русия субъектларын инвестицияләү турында сөйләде һәм Кытай предприятиеләрен кызыксындырган икътисади юнәлешләрне билгеләде. Хэ Чжэньвэй Русия төбәкләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган инвесторлар исемлеген укып ишеттерде. Әлеге вакытта бездә “Сычуань-Сибай” индустриаль паркы” компаниясенең цемент заводы һәм “Чжифан” предприятиесенең республика территориясендә трактор заводы төзү эшләре җәелдерелгән. — Без һәрбер инвесторга ачык. Һәр проект инновация һәм импортны алыштыруга юнәлтелгән булуы мөһим, — диде Рөстәм Мәрданов. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Русиянең транспорт министры Евгений Дитрих белән дә очрашты. Анда Уфадан федераль трассага алып чыгучы М-5 “Урал” – “Көнчыгыш” юлын төзү, файдаланылуга тапшыру һәм финанслау турында сүз барды. — Уфаны М-5 һәм М-7 юллары белән тоташтыручы юл — иң зур инфраструктура проектларының берсе. Аның өчен якынча 35 миллиард сум акча тотынылачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирәбез һәм агымдагы елда бу җәһәттән җитди эш башларга уйлыйбыз, — диде Рөстәм Мәрданов. Әлеге очрашу кысаларында 26-28 сентябрьдә Уфада үтәчәк “Урал транспорты” III Халыкара форумын оештыру мәсьәләләре дә каралды. Рөстәм Мәрданов әлеге чара бу өлкә үсешенә үз өлешен кертәчәк, дигән теләк белдерде.Гөлия Гәрәева.