+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 Октября 2018, 11:58

Үзбәкстан Башкортстан белән кызыксына

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Сәмәрканд өлкәсе хакимияте башлыгының инвестицияләр буенча урынбасары Отабәк Бабаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Тугандаш Үзбәкстан белән безне күптәнге тыгыз мөнәсәбәтләр бәйли, – диде Рөстәм Мәрданов. – Бүген без сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгытуга басым ясарга тиеш. Төбәкара хезмәттәшлек төре нәкъ бүгенге таләпләргә җавап бирә.

Отабәк Бабаев, үз чиратында, Сәмәрканд өлкәсе һәм Башкортстан икътисадлары арасында үзара бәйләнешне киңәйтүгә ышаныч белдерде.

Очрашу ахырында Отабәк Бабаев Рөстәм Мәрдановны агымдагы елның 18 октябрендә Ташкентта үтәчәк Русия-Үзбәкстан халыкара форумында катнашырга чакырды.

Шул ук вакытта ул Үзбәкстан базарында республикада җитештерелүче агросәнәгать комплексы товарларына ихтыяҗның зур булуын билгеләде. Алар, үз чиратында, безгә киптерелгән җимеш, тукыма озатырга әзер.