+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Октября 2018, 08:49

Авария хәлендәге торак хуҗалары игътибарына!

Русиядә авария хәлендәге торак хуҗалары өчен социаль ипотека булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Төзелеш министрлыгы социаль ипотеканы хәвефле торактан күчерү механизмнары исәбенә кертү мөмкинлеген күз уңында тота. ТАСС хәбәр иткәнчә, тиешле закон проекты Дәүләт думасының язгы сессиясендә кертелергә мөмкин.

- Авария хәлендәге торактан күчерүнең яңа программасы 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак, - диде төзелеш министры Владимир Якушев.

Бөтен илгә карата кулланырга мөмкин булган төбәк механизмнары арасында министр ташламалы яки социаль ипотеканы атады.

– Социаль ипотека, ягъни авария хәлендәге фондтан күчерелгән кешеләрнең торагы бәяләнә һәм бу акча ташламалы шартларда ипотека буенча еллык 5 проценттан 7 процентка кадәр беренче взнос буларак бара, - дип аңлатты министр.

Русиядә авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча федераль проект "Торак һәм уңайлы мохит” илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Финанслау күләме федераль бюджеттан 6 елга 491 миллиард сум тәшкил итәчәк. Алты ел эчендә 10 миллион квадрат метрдан артык хәвефле торактан күчерү күздә тотыла.