Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов “Интерфакс-Поволжье” агентлыгына хәбәр итүенчә, 2019 елда “Башкортстан авыл биләмәләренең тотрыклы үсеше” федераль ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга субсидияләр күләме 1,01 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Шуның 578,7 миллион сумы - федераль бюджеттан һәм 431,9 миллион сумы төбәк бюджетыннан биреләчәк.
“Акча авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, торак пунктларның социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын, су белән тәэмин итү системаларын төзекләндерүгә, газ кертүгә, фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен үстерүгә, торак төзелеше өчен мәйданчыклар булдыруга, авыл халкының урындагы башлангычларына грант ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк”, - диде Лысов.
Чагыштыру өчен, быел максатлы акча күләме 832,344 миллион сум: 430,469 миллион сумы - федераль бюджеттан, 401,875 миллион сумы - республика бюджетыннан.