Депутатлар “Башкортстан Республикасының Юл фонды турында” закон проектын караячак. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан республика Юл фондын формалаштыруның яңа чыганагын кертүне күздә тота.
Фонд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләрнең штрафлары хисабына тулыландырылачак.
- Закон кабул ителгән очракта, республиканың Юл фонды ел саен якынча 1,6 миллиард сумга артачак. Хәзерге вакытта мондый штраф акчалары республиканың консолидацияләнгән бюджетына керә, - дип хәбәр итте парламент спикеры Константин Толкачев.
Әлеге акчаларны Юл фондына күчерү юлларны ремонтларга, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру буенча чаралар күрергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны видеотеркәү өчен өстәмә камералар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.