0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Октября 2018, 13:23

Социаль-икътисади үсеш фаразланды

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт утырышы үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул республиканың киләсе өч елга социаль-икътисади үсешен фаразлауга, шулай ук республиканың урындагы Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды бюджеты турында закон проекты уңаеннан фикер алышуга багышланды.

- Алдагы елларда да бюджет сәясәтен республика халкы мәнфәгатьләреннән чыгып төзиячәкбез. Киләсе елда дистәләрчә социаль объект сафка кертеләчәк, бу эшне дәвам итәчәкбез. Киләсе елга тулай төбәк продуктының 2 процентка артуы көтелә. Башка күрсәткечләр дә Русиянең уртача саннарыннан югарырак булыр дип өметләнәбез. Быел инвестицияләр җәлеп итү, торакны сафка кертү буенча хәлнең начараюы күзәтелә. Мондый хәл булмаска тиеш, - диде Радий Фәрит улы.

Чарада икътисади үсеш министры Сергей Новиковның, финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамованың, Мәҗбүри медицина страховкалавының территориаль фонды директоры Алексей Меньшиковның чыгышлары тыңланды.