+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Ноября 2018, 09:08

Асфальт салуның соңгы көне билгеләнәчәк

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүгенге оператив киңәшмәдә юл төзелеше мәсьәләсен дә кузгатты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аны бигрәк тә республикада асфальт салырга мөмкин булган соңгы көн кызыксындырды. Андый дата билгеләнмәвен белгәч, кичекмәстән шушы мәсьәләне хәл итәргә кушты.

— Без бер карарга килергә тиеш. Сез тәҗрибәлерәк кешеләр, шушы вакыт буенча тәкъдимнәрегезне әйтегез. Башлыклар, юлчылар белән киңәшләшегез. Без республикада кайнар асфальт салуны туктаткан бер көн билгеләргә тиеш, — диде ул.

Аның бу теләге район башлыклары белән сөйләшкәннән соң туды. Кайберләренең чыгышыннан 14 ноябрьгә кадәр асфальт салыначагы билгеле булды.

Ә бит тиешенчә әзерләнмәгән, сулы, карлы, пычрак чокырларга салынган асфальт берничә атна эчендә тузып юкка чыгачак, ди белгечләр.