+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Ноября 2018, 21:00

Юлламасаң, китереп бирмиләр...

Муниципалитетлар җитәкчеләренең эшчәнлеге инвестицияләр җәлеп итү күрсәткеченнән чыгып та бәяләнәчәк.Бүгенге шартларда икътисадка инвестицияләр җәлеп итү — тотрыклылык, үсешнең нигезе. Инвестицияләр – заманча җитештерү куәтләре, искеләрен камилләштерү, яңа эш урыннары, казнага салым арту дигән сүз. Башкортстан Хөкүмәте 2018 елда республикада инвестицияләр (барлык төр инвесторларның табыш алу нияте белән җитештерү тармакларына салган акчалары) күләме 2016 ел белән чагыштырганда 0,4 процентка артып, 361,4 миллиард сумга җитәчәк, дип фаразлаган иде. Әмма реаль чынбарлык башкача килеп чыкты. 2017 елда инвестицияләр өчтән бер тапкырга диярлек кимеде, ә быел ун процент чамасына азрак булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google