+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Ноября 2018, 12:45

Инвестицион мохитне яхшырту буенча җитди эш бара

Бүген Уфада конгресс-холлда республиканың инвестицион мохитен яхшыртуга юнәлтелгән нәтиҗәле чаралар һәм алымнар әзерләү максатында стратегик башлангычлар агенты командасы катнашлыгында стратегик сессия узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда республика Хөкүмәте премьер-министры Рөстәм Мәрданов, "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы" инвестицион мохит департаменты җитәкчесе Виталий Храмшин, республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков катнашты.

– Агентлык төзегән беренче рейтингта без Русия буенча 40нчы урында идек. Инвестицион мохитне яхшырту буенча чаралар үткәрдек һәм киләсе рейтингта 20нче урын алдык. Ә узган ел без 23нче булдык. Агентлык җитәкчелегенә зур рәхмәт. Алар бөтен Русия төбәкләреннән нәкъ безнең республиканы сайлады һәм ярдәм күрсәтергә ризалашты. Проблемалы зоналарга агентлык ярдәмендә төзәтмәләр кертү – чараның максаты булып тора, - диде Рөстәм Мәрданов.

Чара ике көн дәвам итәчәк.