+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 Декабря 2018, 09:11

Эшкуарлар бер мәйданга җыелды

Чараны “Русия терәге” кече һәм урта бизнесның Гомумрусия иҗтимагый оешмасы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы оештырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген Уфада малтабарлар өчен Гомумрусия “Бизнес территориясе – тормыш территориясе” дигән форум ачылды.

Аны ачуда “Русия терәге” кече һәм урта бизнесның Гомумрусия иҗтимагый оешмасы директоры Александр Калинин, республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов , “Промсвязьбанк”ның Идел буе филиалының “Уфа” операцияләр офисы төбәк директоры Андрей Вяткин катнаштылар.

- Кече бизнесның җәмгыятьтә тоткан урыны турында уйланганыбыз да юк. Ә бит бу - юл транспорты да, матурлык салоннары да, төзүчеләр дә, азык-төлек җитештерүчеләр дә. Эшкуарлар - иңнәренә зур бурыч алып, авырлыклардан курыкмыйча эшләүче, үз-үзләренә ышанган кешеләр. Алар бик күпләргә эш урыннары бирә. Чыннан да, алар - илебез патриотлары, чөнки аларның уңышы илнең үсүенә дә турыдан-туры бәйле. Алар бу тәҗрибәләрен башкалар белән дә бүлешергә әзер. Ә бүгенге чара шуңа зур этәргеч булачак, - диде Александр Калинин.

- Мондый чараның нәкъ Башкортстанда үтүе зур куаныч. Республика җитәкчелеге урта һәм кече бизнес үсүенә зур көч сала. Без, үз эшен ачып, ил, дөньякүләм уңышларга ирешкән якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзербез, - диде Сергей Новиков.

Чарада катнашучылар өчен төрле мәйданчыкларда фикер алу мөмкинлеге булдырылган. Шулай ук, биредә үз эшен ачучыларга барлык сорауларга җавап табу өчен уңайлыклар тудырылган иде.