Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Президиум утырышында катнашты.
Видеоконференция форматында үткән утырышта стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар турында сүз булды.
Биредә, шулай ук, дәүләт проектлары төзү һәм киләчәктә аларны гамәлгә ашыру турында фикерләр яңгырады. Аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды.