+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Декабря 2018, 08:50

Дәүләт проектларына 34,2 миллиард сум биреләчәк

Киләсе елга Башкортстан дәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 34,2 миллиард сум алачак, ә алты елда ул барлыгы 170,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт проектлары Владимир Путинның май указына ярашлы билгеләнгән.

Алар 12 юнәлешне эченә ала. Болар — сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече бизнес, хезмәттәшлек һәм магистраль инфраструктура.

Русия Президенты чыгышында, анык нәтиҗәләргә учреждениеләрдә түгел, ә территорияләрдә, кешеләр яшәгән урыннарда ирешергә кирәк, дип белдерде.

Ул Хөкүмәтне дәүләт проектларын гамәлгә ашырганда “йокламаска” чакырды. Чиновниклар “гадәттәгечә” эшләргә тиеш түгел, дип ассызыклады Президент.